Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

20 ноябрь – Бөтендөнья балалар көне

1954 елда Берләшкән Милләтләр Ассамблеясы бөтен илләргә Бөтендөнья балалар көнен билгеләп үтү турында тәкъдим белән чыга. Бу көн барлык илләрнең берләшүе һәм балаларның үзара аңлашу мөмкинлегеннән чыгып, бөтен дөньяда балаларның уңай шартларда тәрбияләнүен күздә тота.

1959 елның 20 декабрендә әлеге ассамблея бала хокуклары турында декларация, ә 1989 елда шул ук хокулар турындагы Конвенцияне кабул итә.

Дөньяда ел саен үзләренең бишенче туган көннәрен дә үткәрә алмыйча 11 миллион бала үлә, дистәләгән миллион бала үсү һәм яшәү мөмкинлегеннән мәхрүм булып, физик яки акыл ягыннан гарип кала. Әлеге үлемнәрнең беренчеләре вакытында чарасы күрелгән очракта, булдырмый калу мөмкинлеге булган авырулардан булса, икенчесе, хәерчелек, көчләү, наданлык нәтиҗәсе булып тора. Әлеге сәбәпләр барысы бергә гаиләләргә, дәүләткә, бөтен дөньяга авыр югалтулар китерә.

Берләшкән Милләтләр Ассамблеясының балалар фонды балалар саләмәтлегенең бөтен аспектлары буенча - туганнан алып яшүсмер вакытка кадәр зур эш алып бара. Фонд авырлы хатыннарны кирәкле медикаментлар белән тәэмин итү , гаиләләргә өй шартларында авыру баланы карау мөмкинлеген ныгыту буенча төрле чаралар күрә. Әлеге фонд ВИЧ/СПИД авырулары нәтиҗәсендә әти-әниләрен югалткан сабыйлар яшьтәшләре кебек үк каралган булсын өчен аеруча тырыша. Шулай ук СПИД белән авыру хатын-кызларга һәм балаларга лаеклы тормыш шартлары булдыру өчен көрәшә.
Фото: http://podaryutebe.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250