Хезмәт

Путин йөк машиналарын транспорт салымыннан азат итәргә кушты

РФ Президенты Владимир Путин авырлыгы 12 тоннадан арткан йөк машиналарын транспорт салымыннан азат итү тәкъдимен гамәлгә ашырырга боерды.

Шулай итеп, Россия Хөкүмәте быелның 1 апреленә кадәр әлеге тәкъдимне җиренә җиткереп башкарырга тиеш була. Бу хакта Кремльнең рәсми сайты хәбәр итә. Моннан тыш Министрлар Кабинеты юл фонды кеременең күпмегә кимүен һәм компенсациянең башка чыганакларын ачыкларга тиеш була, дип яза Интертат.ру басмасы
Фото: www.rg.ru

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: