Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Берәү – алдый, берәү – алдана яки алданмас өчен нишләргә? (ахыры)

Шулай да, алданмас өчен сатып алучы нишләргә тиеш?

В.З.: – Бездә хәзер күпләр өйләрендә төрле камыр ризыклары, тортлар пешерә башлады. Алар кибет киштәләренә ничек куела?

Р.С.: – Без, мәсәлән, алмыйбыз. Башка кибетләр дә алар белән эшләми дип беләм. Фәкать барлык документлары тәртиптә булган эшмәкәрләр белән генә хезмәттәшлек итәбез.

А.Н.: – Бу уңайдан бездә әле икмәк пешерү комбинаты каршында эшли башлаган базар белән шактый ачыкланып бетмәгән, эшлисе әйберләр бар. Җирне махсус шушы юнәлешкә рәсмиләштерүдән алып, җитештерүче-сатучы, тукталыш-зебралар... – саный китсәң, бүген кечкенә генә әйбер булып тоелып, зур очракка әйләнергә мөмкин булган әллә никадәр фактор бар. Әйтик, бирегә кемнәр, кайдан, нәрсә генә алып килеп сатмый. Мәсәлән, бер көнне сыер итен килограммын 240 сумнан саталар иде. Бүген әйбәт итне кем шул бәягә сата? Аларны фәкать район ветеринария берләшмәсеннән тикшерәләр, алар да кулларында булган белешмәне генә карый. Икенчедән, юл кырына ике яклап машина тезәләр. Җәяүлеләр берсе дә зебрага барып йөрми. Һәлакәт-мазар була калса, зур тавыш кубачак. Гомумән, азык-төлек, ашамлыклар сатучылар үз өсләрендә никадәр зур җаваплылык булуын тулысынча аңлап бетерми. Берәр төрле агулану очрагы килеп чыкса, моның өчен җинаять җаваплылыгы каралуын онытмасыннар иде. Шулай ук универмагта урнашкан базарда да “пробел”лар еш очрый. Товарларны кире алмау, алыштырмау яки акчасын кире бирмәү, шулай ук брак товарлар буенча да халыктан моң-зарлар керә. 294нче закон “Роспотребсоюз” вәкилләренең хокукларын чикләде, алар мондый урыннарда теләсә ничек тикшерү үткәрә алмыйлар. Шуңа күрә сатып алучылар үзләре уяурак булсын һәм закон бозулар булганда югалып калмасын иде.

В.З.: – Кызганычка, әлегә күпләрдә уяулык та юк, үз хокукларын да белеп бетерми, өч тиен өчен генә дип тавыш та кубармый, бер-берсе белән мөгамәләсен дә бозасы килми. Менә шушы шартларда без барыбыз да бергә-бергә эшләргә, аңлатырга тиештер инде. Бәлки бу эшне мәктәп партасыннан ук башларга кирәктер. Өстәмә тәрбия сәгатьләрендә бу темаларны да чит итмиләр дип беләм.

Г.Ш.: – Дөрес әйтәсез, мәктәпләрдә әңгәмәләр, безнең белән очрашулар гына түгел, башка юнәлештә дә эшлиләр. Әйтик, үткән уку елында нәкъ шушы уңайдан республика күләмендәге олимпиадада катнашып, җиңеп, Сосна мәктәбе укучысы Данил Садыйков смартфон белән бүләкләнде. Быел да сентябрьдә булачак, актив катнашырлар дип өметләнәбез.

Г.Г.: – Шулай да, алданмас өчен сатып алучы нишләргә тиеш?

А.Н.: – Товар алганда иң элек, ризык-ашамлыклар икән, срогын карарга кирәк. Техника икән, сатучыдан сервис үзәкләре белән килешүегез бармы, брак чыкса, гарантия срогы беткәнче ватылса, нишләтәсез, сезгә бирә аламмы дип, кыенсынмыйча сорарга кирәк. Хезмәт күрсәтү буенча карасак, кибетләрдә сорашырлык кибетче-консультант булырга тиеш. Мин үзем кибетләргә керүгә, “Сатып алучы почмагы”н карарга күнеккән. Анда сатып алучыга кирәкле бөтен мәгълүмат була. Иренмичә, шуны бер укып чыксалар, хәтердә дә кала, файдалы да.

И.Г.: – Дөресен әйтергә, танырга кирәк: шәһәрләрдә сәүдә культурасы югары, без әле ул биеклектән шактый ерак. Анда синең ике атна элек алган товарыңны да, чегың гына булсын, бернинди моң-зарсыз кире алалар. Юкса, моңа ирешүдә бернинди кыенлык та юк, барысы да кеше факторыннан тора ләбаса.

 

Язманың алдагы өлешләре:

Берәү – алдый, берәү – алдана яки алданмас өчен нишләргә?

Берәү – алдый, берәү – алдана яки алданмас өчен нишләргә? (дәвамы)


Вакыйф ЗӘКИЕВ,
Гөлсинә ГАРИПОВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кибет