Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Фатир, бүлмә, бинаны арендага бирүче салым түләргә тиеш

Балтачыбызның күп гражданнары, фатирны яки бүлмәне арендага биреп, өстәмә керем ала. Әмма мондый керемнәрдән салым түләргә кирәк.

Мондый керемнәрне законлаштыру өчен арендага бирүчеләр өчен берничә вариант бар:

1. Табыш күрсәтелгән декларацияне салым инспекциясенә бирергә. Әлеге очрак физик затларга кагыла. Күчемсез милекне арендага тапшыручы физик зат ел ахырында физик зат табышына салым (НДФЛ) суммасын мөстәкыйль рәвештә исәпләп, салым органына 3-НДФЛ формасында декларацияне бирергә тиеш. Узган 2021 ел өчен 2022 елның 4 маена кадәр хисап тотарга һәм 13 процентлы НДФЛ түләргә кирәк (елга бер тапкыр). НДФЛ түләгәч, физик зат салымнан  файдалана да ала, мәсәлән, дәва яки белем алу өчен.

2.  Үзмәшгуль булырга. Бу очракта бер үзенчәлек бар. Үзмәшгуль бары тик торакны гына арендага бирә ала.

Әгәр дә бинаның торак булмаган статусы бар икән, бу очракта шәхси эшкуар сыйфатында теркәлергә кирәк. Арендага торак биналар бирүче физик затны «үз-үзен эш белән тәэмин итүче» сыйфатында, ягъни һөнәри керемгә салым түләүче сыйфатында (НПД) теркәү кайбер өстенлекләргә ия. Салым инспекциясенә барырга туры килмәс, бөтен теркәү "Минем салым" мобиль кушымтасы ярдәмендә башкарыла. Үз-үзен эш белән тәэмин итүнең ачыктан-ачык өстенлекләре арасында ташламалы салым ставкалары: салым ставкасы физик затларны наемга тапшыручы гражданнар өчен 4% һәм оешмалар белән эшләүчеләр өчен 6% тәшкил итә.

Икенче өстенлек – иминиятләү взносларын түләү мәҗбүри түгел, пенсия фондына взносларны ирекле рәвештә күчерергә мөмкин.  Моннан тыш, салым исәбен күрсәтергә дә кирәкми. Бухгалтерия исәп-хисабын алып баруның да кирәге юк, салым органы ай үтеп киткәч, түләнергә тиешле салым суммасын саный һәм бу турыда “Минем салым” мобиль кушымтасы аша хәбәр итә.

Үзмәшгульләр ай саен салым инспекциясе 12сеннән дә соңга калмыйча күпме салым түләнергә тиешлеге язылган квитанцияне “Минем салым” мобиль кушымтасына куя. Ә салымны икенче айның 25еннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк. Үзмәшгульләр өчен мәгълүматлар  Россиянең федераль салым хезмәте сайтында бар.

3. Салым түләүнең патент яки гадиләштерелгән системасына шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлергә. Бу  очрак  шәхси эшмәкәр булып теркәлүчеләргә кагыла. Алар салым түләүнең патент системасын куллана. Салым ставкасы 6 процент. Табыш арендага бирелүче объектның мәйданыннан тора. Патент шәхси эшмәкәрнең сайлавы буенча бер елның 1 аеннан 12 аена кадәрге чорга алына. Патент алган шәхси эшмәкәргә күчемсез милекне арендага бирүдән кергән табышка НДФЛ һәм милек салымын түлисе юк. Әмма арендага бирүче мәҗбүри социаль иминиятләү взносларын түләүдән азат ителми. Шәхси эшмәкәргә патент системасы буенча салым суммасын азайту мөмкинлеге бар. Эшен ялланып эшләүчеләрдән башка алып баручы шәхси эшмәкәрләргә Пенсия фондына түләнгән иминиятләү взнослары күләмендә (100 процент) салымы киметелә, ә ялланып эшләүчеләре булганнарга түләнгән иминиятләү взносларының 50 проценты күләмендә  салымы азайтыла.

Салым салуның патент системасына күчү өчен патент алуга бер гариза бирү дә җитә. Салым декларациясен тапшыру бурычы юк. Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе шәхси эшмәкәрләр һәм НПД түләүчеләре буларак теркәлмәгән физик затларга 2022 елның 4 маена кадәр срокка мөлкәтне арендага тапшырудан 3-НДФЛ декларациясен тапшыру кирәклеге турында искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев