12 апрель 2022 яңалыклары
-
Аллам сакласын: ике балага эт ташланган
Казанның Җиңү паркы базары янәшәсендә мәктәпкә баручы ике малайга этләр ташланган. Берсенең аягын тешләгәннәр, икенчесен калын курткасы саклап калган. Аңа зыян булмаган. Аягын тешләгән малайны табиблар караган. Тиешле дәвалау билгеләгәннәр.
-
Тукай исемендәге җәмгыятьтә техника төзеклеге тикшерелде (+фото)
“Чананы – җәй, арбаны кыш әзерлә” дип юкка гына әйтмәгәннәр. Димәк, авыл хуҗалыгы техникасын алдан ремонтлап куйганнар чәчү кампаниясен дә уңышлы башкарып чыгачак дигән сүз.
-
Бүген Балтачта суд каршына баскан ике шоферның берсе - хатын-кыз иде (+фото)
Исерткеч эчемлек кулланган килеш рульгә утырмагыз, дип әйтә-кисәтә-яза торабыз, тик әле һаман да бу нисбәттән суд каршына басучылар очрый.
-
Карадуганда “Җиребезне чүптән чистартыйк” акциясенә балалар да, әти-әниләр дә теләп кушылган (+фото)
Табигать бит ул - горурлык, Ул бит - безнең киләчәк! Аның кадерен белгәндә генә, Якты тормыш көтәчәк.
-
Балтачта “Мөнәҗәт” бәйгесе үтәчәк
Бәйге онлайн форматта уза һәм 2 этаптан тора (катнашу бушлай).
-
«Маяк» механизаторлары тырышлыкларына югары бәя алды (+бик күп фото)
Районыбыз буенча авыл хуҗалыгы техникаларына техник күзәтү ясауның да финишы якынлаша. Тагын берничә хуҗалык механизаторлары шушы юнәлештә җавап тотса, аннан инде район күләмендә техника әзерлегенең тулаем торышы ничек булуына да, язгы кыр эшләренә районыбыз хуҗалыклары нинди җаваплылык белән килгәнгә дә нәтиҗә ясап булачак.
-
Мәктәп волейбол лигасының зона этабы балтачлыларга җиңү алып килдеме? (+фоторепортаж)
9-10 апрель көннәрендә Питрәчтә Республиканың Төньяк районнары арасында "Мәктәп волейбол лигасы" ярышы узды.
-
Фатир, бүлмә, бинаны арендага бирүче салым түләргә тиеш
Балтачыбызның күп гражданнары, фатирны яки бүлмәне арендага биреп, өстәмә керем ала. Әмма мондый керемнәрдән салым түләргә кирәк.
-
Лилия чәчәге тәрбия көтә
Лилия матур чәчәк атсын өчен язын аны да тиешенчә тукландырырга кирәк.
-
Урта Көшкәт мәктәбендә семинар узды (+бик күп фото)
Урта Көшкәт урта мәктәбендә тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) укытучыларының семинары узды.
-
Матур да, өнне дә алырлык (+фото)
Язгы ташу сулары көнләп түгел, минутлап арта.
-
12нче апрель - Космонавтика көне!
Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр.