Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карадуганда “Җиребезне чүптән чистартыйк” акциясенә балалар да, әти-әниләр дә теләп кушылган (+фото)

Табигать бит ул - горурлык, Ул бит - безнең киләчәк! Аның кадерен белгәндә генә, Якты тормыш көтәчәк.

Безнең Карадуган балалар бакчасында табигатьне саклау буенча эш системалы рәвештә уздырылып килә. Быел да экологик атналык барышында балалар белән төрле чаралар үткәрдек. Бу чаралар аларның экологик күзаллауларын арттырырга, экологик культураларын үстерергә, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итә. Атна дәвамында “Нәрсә ул экология”, “Урманда йөрү кагыйдәләре”, “Кызыл китап”, “Табигатьне ничек саклап була” темаларына әңгәмәләр үткәрелде. Балалар үзләре дә әңгәмәгә кушылып фикерләрен җиткерергә тырыштылар.
Төрле дидактик уеннар аша да балаларның белемнәре тулыланды. Экологик темага шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр уку да балаларның иҗатларын баетырга, танып белү активлыкларын үстерергә ярдәм итте. Шулай ук рәсем эшчәнлегендә экологик билгеләр ясап балалар экологик белемнәрен тулыландырдылар.
Тәрәз төбендә күзәтү өчен суган утырту, петуния чәчәкләре чәчү балаларда күзәтүчәнлек, кызыксынучанлык сыйфатларын үстерергә ярдәм итәр дип ышанасы килә.
“Җиребезне чүптән чистартыйк” акциясе үткәрүгә балалар да, әти-әниләр дә бик теләп кушылдылар, чөнки чүпне урамга, су буйларына ташлау проблемасы барыбызны да борчый иде. Балалар “Чүпне теләсә кайда ташламыйк, тирә-ягыбызны җыештырыйк!” лозунгысы язылган плакатларны җәмәгать оешмаларына ябыштырып чыктылар һәм авыл халкын чисталык сакларга өндәделәр. “Әгәр чүпне җыештырмасак, нәрсә була?” дигән проблемалы сорау кую да балаларны уйланырга мәҗбүр итте. Алар өйдә дә ишек алларын, капка төпләрен җыештыруга әти-әниләренә ярдәм итәргә сүз бирделәр.
Табигатьне саклау проблемасын балалар бакчасында ук чишү юлларын эзләргә кирәк.Чөнки кечкенәдән үк табигатьне яратып, аның матурлыгына сокланып үскән бала аңа карата начар мөгаләмәдә була алмас.


Раушания Нигъмәтуллина,
Карадуган балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев