Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Бүген Балтачта суд каршына баскан ике шоферның берсе - хатын-кыз иде (+фото)

Исерткеч эчемлек кулланган килеш рульгә утырмагыз, дип әйтә-кисәтә-яза торабыз, тик әле һаман да бу нисбәттән суд каршына басучылар очрый.

Менә бүген шундый ике кеше Балтач районы буенча 1нче номерлы җәмәгатьчелек суды каршында җавап тотты. Аның да берсе хатын-кыз. Аларның спиртлы эчемлек кулланган килеш руль артына утырулары расланган. Икесен дә ЮХИДИ хезмәткәрләре Балтач бистәсендә тоткарлый. Судта ике шоферга да 30 мең сум штраф һәм билгеле бер вакытка кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү каралды, алар үз гаепләрен таныдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд