Машинадан чүп ташлаган кешеләрне камера аша ачыклаячаклар
Машинадан чүп-чар ташлаган өчен штрафлар берничә мәртәбә зуррак булырга мөмкин. Әйтик, беренче мәртәбә эләксәң 10-15 мең сум түләргә туры киләчәк.
Ә икенчесендә хокук бозу 20-30 мең сумга төшәчәк. Йөк машинасы белән эләгәсең икән, әлеге сумма берничә мәртәбә артыграк булачак. Чисталык яратмаучыларны фото һәм видеотеркәү камералары ярдәмендә ачыкларга ниятлиләр.
Дәүләт Думасы әнә шул хактагы закон проекты буенча фикерләр туплый башлаган. “Российская газета” хәбәр итүенчә, документны Мәскәү өлкә Думасы һәм Мәскәү шәһәр Думасы тәкъдим иткән.
Шунысы да бар, яңалыклар машинада йөрүчеләргә генә кагылмый. Урманнарда чүп-чар ташучыларга да, дача бистәсендә чүплеккә барырга иренгән кешеләрне дә зур штрафлар көтә. Ул гына да түгел, күп итеп чүп ташлаган кешенең техникасын тартып алу да тәкъдим ителә. Аңлашыла инде, җиңел машинадан кәнфит кәгазе аткан өчен тәпиләп йөрергә туры киләмәячәк. Ә менә трактор белән чүп бушатсаң, кырыс җәза бирелергә мөмкин.
Чүп-чар ташучыларга да югары штрафлар янаячак.
Тагын бер яңалык: проект конфискацияләүне күздә тота. Прицеплы транспорт чаралары, тракторлар, үзбушаткычлар, җитди экологик зыян китерә торган транспорт чаралары, бәлки, алыныр. «РГ» мәгълүматлары буенча, беренче чиратта сүз юридик затлардан транспорт чараларын алу турында бара. Шулай булгач, пикаптан чыгарылган конфет оберткасы өчен автомобильне алып китмәячәкләр. Кеше кабат тотылса да, үз машинасы өчен борчылырга кирәкми — бары тик акча янчыгы өчен генә. Әмма әгәр ниндидер компания шәһәр читендәге бушлыкта чүп-чарны бушатырга керешкән икән, үзбушаткычтан колак кагарга мөмкин.
Фото: Зөлфия Шакирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев