Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Тиеш булмаган 262 сум субсидия өчен җинаять җаваплылыгына да тартырга мөмкиннәр

Районда 8 меңнән артык бала бар, шуның 2141е аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче буларак, социаль яклау бүлеге аша, ай саен 262 сум субсидия алып бара. Алар арасында әлеге ярдәмгә мохтаҗ булмаган, хәлле гаиләләр булуы да ачыкланды.

Андыйларны кисәтү һәм субсидиядән баш тартып гариза бирүләрен искәртү уңаеннан, район Советы һәм башкарма комитеты каршында эшләп килүче халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне рәсмиләштерү буенча ведомствоара комиссиясе җыелыш үткәрде.
Комиссия рәисе урынбасары Илшат Галимуллин, район прокуроры Зөфәр Абитов һәм район социаль яклау бүлегенең компенсацияләр, субсидияләр билгеләү буенча бүлекчә җитәкчесе Фатыйма Галимова үз чыгышларында "Бу субсидиягә кемнәр мохтаҗ, шулар гына алырга тиеш, әгәр ялган мәгълүматлар белән алып барыла икән, РФ җинаятьләр кодексына үзгәрешләр кертелү белән бәйле рәвештә, андый комсызларны җинаять җаваплылыгына тарту, 120 мең сум штраф яки 1 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный", дип искәрттеләр."Соры базар"ны күзәтчелек астына алу, ягъни теркәлми генә качып эшләүчеләрне киметү һәм эш бирүчеләрнең кул астында эшләүчеләренә хезмәт хакы турындагы ялган белешмәләр бирүләренә чик куелырга тиеш, дип белдерделәр.

Илшат Галимуллин: "Соңгы елларда шәхси эшмәкәрлек үскәч, акчаны конверт белән генә бирүчеләр, хезмәт кенәгәсез генә эшләтүчеләр барлыкка килде. Кызыктыргыч бит: салым түлисе юк, Пенсия фондына, башкасына да акча күчерәсе түгел. Ә шул ук вакытта хезмәткәрнең гаиләсенә өстәмә кереме дә кайта һәм эш урыныннан алган кечкенә суммадагы хезмәт хакы турындагы ялган белешмәне район социаль яклау бүлегенә тапшырып, тиеш булмаган акчасын да ала. Моңа чик куелырга тиеш, бу субсидия бүленеше республика күләмендә катгый контрольгә алынды.
Исемлектә булган 2141 гаилә дә бер кат тикшерелеп чыгачак. Арада нык тормышлы, яхшы чит ил машиналарында җилдерүче, зур йортларда яшәүчеләр дә бар. Алар, билгеле, бу субсидиягә мохтаҗ түгел. Гаилә исеменә тап төшереп, җинаять җаваплылыгына тартылганчы, вакытында бу социаль ярдәмнән баш тарту кирәк", дип ассызыклады.
Фото: http://lgotnik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250