15 октябрь 2015 яңалыклары
-
Илсөя Бәдретдинова Балтачка Казан егетләре белән кайтачак
13 нче ноябрь көнне Балтач мәдәният үзәгендә кичке 7.00дә Илсөя Бәдретдинованың "Казан егетләре" белән берлектә оештырылган "Бәйрәм бүген" дип аталган концерт-тамашасы булыр дип көтелә.
-
Балтач сөт-май комбинаты да үз өлкәннәрен хөрмәтләгән
"Өлкәннәр көне"ндә Балтач сөт-май комбинаты да үз өлкәннәрен мул табыннар артына җыеп кунак иткән. Әле алай гына да түгел, бәйрәм пакеты да өләшкән.
-
Кариле авылының Татарстан урамында утлар янмый
Хәзер бик тиз караңгылана. Эштән һәм укудан җәяү кайтучылар абына-сөрлегә караңгыда кайтырга мәҗбүр. Чөнки урамда утлар соң гына бирелә.
-
Газетабызның актив хәбәрчесе Вагыйз Таҗиев оригиналь фотолар остасы
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, Балтачыбызда лаеклы ялда булган әби-бабайлар арасында фото бәйге игълан ителгән иде. Әмма бәйгегә бары 40 эш кенә кабул ителде.
-
Тиеш булмаган 262 сум субсидия өчен җинаять җаваплылыгына да тартырга мөмкиннәр
Районда 8 меңнән артык бала бар, шуның 2141е аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче буларак, социаль яклау бүлеге аша, ай саен 262 сум субсидия алып бара. Алар арасында әлеге ярдәмгә мохтаҗ булмаган, хәлле гаиләләр булуы да ачыкланды.
-
Сәйдәш Хәкимов: Якын киләчәктә Аланның бөтен урамнарына да комлы таш җәеләчәк
Сайтыбызда Пүскән авылы урамы юлларына тигез, нык итеп вак таш җәелүен хәбәр иткән идек. «Безнең Алан авылы юллары кайчан шулай булыр икән» дип язды аңа каршы бер укучыбыз.
-
Алда нинди һава торышы булачак
Бүген, 15 октябрьдә, Татарстан Республикасында, шул исәптән Балтач районында алмашынучан болытлы һава. Урыны белән яңгыр явуы көтелә. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан салмак җил. Төнлә температура 3 градуска кадәр җылы иде, көндез - 2-7 градус җылы.
-
Кунырдагы кеше үлеменә китергән фаҗигәнеӊ сәбәбе – саксызлык
Дүшәмбе көнне Куныр авылы буенча кайгылы хәбәр яшен тизлеге белән таралды: «Нияз трактор чүмече астында калган…» 2 балалы гаилә башлыгы сугару торбаларын җирдән казып алганда һәлак була.
-
Иркәнең открыткасы иң матуры
Район социаль яклау бүлеге һәм "Волонтер" иреклеләр үзәге, Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, "Минем яраткан әбием " дигән балалар открыткасы бәйгесе игълан иткән иде. Бәйгегә барлыгы 160 открытка килгән.
-
Райондашыбыз иҗат иткән өр-яңа җыр (видео)
Сәлимә Габделхакованың шигъри җанлы икәнен Яңгулда гына түгел, районда да яхшы беләләр. Аның шигырьләре газетабызда да дөнья күргән иде.
-
Бүген Хәтер көне
15 октябрь - Хәтер көне. 1552 елда Явыз Иван гаскәре явыннан Казанны сакланганда hәлак булган бабаларыбызны искә алу көне, аяусыз сугышта шәhит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию көне.