Иркәнең открыткасы иң матуры
Җәмгыять

Иркәнең открыткасы иң матуры

Район социаль яклау бүлеге һәм "Волонтер" иреклеләр үзәге, Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, "Минем яраткан әбием " дигән балалар открыткасы бәйгесе игълан иткән иде. Бәйгегә барлыгы 160 открытка килгән.

Бистәбезнең 5 номерлы "Сөенеч" балалар бакчасы балалары 35 открытка әзерләгән, 1 номерлы бакча- 10, Балтач мәктәбе -18, гимназия - 10, Бөрбаш мәктәбе - 15, Смәел - 9, Нөнәгәр - 8 эш тәкъдим иткән.

Гимназия укучысы Иркә Шакирова ясаган открытка беренче урынга лаек булды, икенчедә - 5 номерлы "Сөенеч" балалар бакчасыннан Дилә Гыйләҗева, өченчедә - Чепья мәктәбеннән Кристина Овчинникова.
Элҗвира Әхмадуллина фотолары.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев