Кариле авылының Татарстан урамында утлар янмый
Төрлесе

Кариле авылының Татарстан урамында утлар янмый

Хәзер бик тиз караңгылана. Эштән һәм укудан җәяү кайтучылар абына-сөрлегә караңгыда кайтырга мәҗбүр. Чөнки урамда утлар соң гына бирелә.

Ә безнең Татарстан урамының мәчеттән түбән өлешендә исә багана утлары бөтенләй янмый. Мирный, М.Мәһдиев, Пионер урамнарында якты, ә төлке белән эт оясына әверелгән куркыныч Татарстан урамы караңгылыкта утыра. Башка авылларда мәчеткә бара торган юллар балкып тора бит, дип хәбәр итә Кариле авылыннан Миңниса Кәримова.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев