Кунырдагы  кеше үлеменә китергән фаҗигәнеӊ сәбәбе  –  саксызлык
Төрлесе

Кунырдагы кеше үлеменә китергән фаҗигәнеӊ сәбәбе – саксызлык

Дүшәмбе көнне Куныр авылы буенча кайгылы хәбәр яшен тизлеге белән таралды: «Нияз трактор чүмече астында калган…» 2 балалы гаилә башлыгы сугару торбаларын җирдән казып алганда һәлак була.

Югыйсә, эшләгән урында иптәшләр дә бар, фаҗигә булган мизгелдә аныӊ трактор чүмече астында калуын тракторист та абайламаган. Техника һәм механизмнарга бәйле эшләрне башкару сак булуны сорый шул. Килеп чыккан фаҗигәнеӊ сәбәпләрен ачыклау юнәлешендә тикшерү эшләре бара.
Фото: http://www.auto72.ru/news/news80247.html

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев