Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Велосипедчыга нинди штраф яный?

Көннәр җылыту белән юлда велосипедчылар күбәя. ЮХИДИ кисәтүенчә, алар да, башка транспорт чарасы белән идарә итүчеләр кебек үк, җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

Велосипед белән юлга чыгарга 14 яшьтән рөхсәт ителә. Җәяүлеләр юлыннан чыкканда, велосипедтан төшеп, аны тотып, җәяү барырга кирәк. Автомагистраль буенча хәрәкәт итү, “кулларсыз” йөрү, ян-якка ярты метрдан артык чыгып торган йөк ташу, пассажир утырту (махсус утыргычта 7 яшькә кадәр баланы йөртү ярый), исерек килеш йөрү тыела. Юл йөрү кагыйдәсен бозучыга 800 сум штраф яный, исерек велосипедчыга 1000-1500 сум түләргә туры киләчәк.
7 яшькә кадәрге балаларга велосипед белән тротуар, җәяүлеләр һәм велосипедчылар юлыннан гына йөрергә ярый. Самокат, гироскутер, сегвей ише җайланмаларда йөрүчеләр җәяүле булып санала һәм алар белән юлга чыгу катгый рәвештә тыела. Юл аркылы чыкканда (җәяүлеләр кичүеннән) бу җайланмалардан төшү таләп ителә.
Автор: Рәзилә Рәсим

"ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев