27 май – Гомумроссия китапханәчеләр көне
Көн темасы

27 май – Гомумроссия китапханәчеләр көне

Хөрмәтле китапханәчеләр, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз.

Китапханәләр кешеләрне белем, әдәби сәнгать, тарих, мәдәният һәм гади кешелек дөньясына кечкенәдән үк алып керәләр. Бернинди заманча технологияләр дә китап белән тере элемтәне алыштыра алмый. Китап – китапханәнең нигезе. Ә китапханәне булдыручылар һәм яшәеше сагында торучылар – сез.

Китапханәләр үзлегеңнән белем алу урыны гына түгел, ә мәдәни тарту үзәкләре дә булып хезмәт итә. Без моны район китапханәчеләренең башкарган хезмәтлә­реннән күреп, тоеп яшибез.
Районыбызның барлык китапханә хезмәт­кәрлә­ренә һәм китап сөючеләргә яңа казанышлар, уңышлы проектлар һәм идеяләр, сәламәтлек һәм иминлек телибез.


Нет комментариев