Урманчылар көне белән!
Җәмгыять

Урманчылар көне белән!

Урман — уртак йортыбыз. Сезнең кулларда — шушы бәһасез мирасның язмышы.

Сентябрьнең өченче якшәмбесендә без планетабызның иң зур байлыкларын саклау һәм арттыруны максат итеп куйган һөнәр ияләрен хөрмәтлибез.

Туган ягыбыз — яшеллеккә, колач җитмәс агачларга бай төбәк. Гасырлар дәвамында алар халкыбызга тугры хезмәт итә, таяныч булып кала бирә. Урманнарның кыйммәтен санап бетерү мөмкин түгел, ул кешелек дөньясы өчен яшәү чыганагы.

Районыбыз юл буйларын да төрле елларда утыртылган урман полосалары озата бара. Ясалма сакчылар  кар-бураннан автотрассаларны, басу-кырларда дымны саклауда зур эш башкара. Ә матурлыкны һәм уңайлылыкны нәкъ менә урманчылар тудыра. Хөрмәтле урманчылар! Сезнең эшегез — ул табигатькә карата булган мәхәббәтне, сакчыл карашны һәм киләчәк буыннар өчен зур җаваплылыкны берләштергән фидакарь хезмәт. Табигатьне ихластан яратуыгыз белән районыбыз авылларының, Балтачыбызның йөзе елдан-ел көязләнә, матурая. Участок урманчылыклары питомникларында үстерелгән яшь чыршылар, миләшләр һәм башка үсентеләр тирә-ягыбызны бизи.

Урман — уртак йортыбыз. Сезнең кулларда — шушы бәһасез мирасның язмышы. Бүгенге бәйрәм белән ихластан котлап, районыбызда урман байлыкларын саклауга, торгызуга һәм арттыруга керткән өлешегез өчен рәхмәтемне белдерәм! Күңелләрегездәге игелек һәм изгелек орлыклары кебек, сез утырткан агачлар да гомер буе яшел булып, нур сибеп торсын! Бәйрәм белән!

Рамил Рәшит улы Нотфуллин,

Балтач муниципаль район башлыгы


Нет комментариев