Никахларын теркәгәннән соң Хәкимовлар гаиләсе сайлауга килде
Көн темасы

Никахларын теркәгәннән соң Хәкимовлар гаиләсе сайлауга килде

Яшьләр 10 ел элек танышканнар

2026 ел башыннан Балтач районында парларның 85% ы «Госуслуги» порталыннан никахлашуга гариза бирү өчен файдаланган. Әлеге сервис «Мәгълүматлар икътисады» милли проектының бер өлеше булып тора, ул дәүләт хезмәтләрен алуны гадиләштерүгә һәм тизләтүгә юнәлдерелгән.

Шундый парларның берсе – Рөстәм Хәкимов һәм Алиса Зыкина. Балтач районында туган яшьләр 10 ел элек танышканнар.  Датаны алдан сайлаганнар – 2026 елның 19 сентябре. Матур дата, матур пар.

Никахларын теркәгәннән соң Хәкимовлар гаиләсе үзләренең бәйрәм шатлыгын гражданлык бурычы белән бергә кушарга карар кыла — алар сайлау участогына тавыш бирү өчен китәләр! Бу карар алар өчен символик һәм истә калырлык мизгел булды.


Нет комментариев