Тәнзилә Габдрахмановадан тәбикмәк рецепты
Аш-су бүлмәсе

Тәнзилә Габдрахмановадан тәбикмәк рецепты

Тәбикмәкне өстәлгә тәмле кайнатма белән бирәбез

Ярты литр сөт, 2 йомырка, 1 чәй калагы тоз, 2-3 аш калагы шикәр комы, 2 аш калагы коры чүпрә, он, чәй содасы 1 чәй калагы.

Җылы сөткә чүпрәне, шикәр комын салып кабартып алабыз. Чүпрә әзрәк кабаргач калганнарын салып куерак камыр туглыйбыз.

Камыр кабаргач 1 стакан кайнар суга бер чәй калагы чәй содасын салып болгатып, камырга салып туглыйбыз һәм кызган табада пешереп алабыз. Сыер мае белән майлыйбыз. Өстәлгә тәмле кайнатма белән куябыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев