Һәрберебезнең тавышы кадерле!
IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларның бүген икенче көне. Районыбыз халкы да бу сәяси кампаниягә битараф калмый, үз гражданлык бурычын намус белән үти.
Балтачлылар арасында район тормышында актив катнашучы, ихтирам казанган шәхесләр аеруча күп. Шуларның берсе — Кариле авылында яшәүче күпкырлы талант иясе, шагыйрә,Россия Федерациясенең спорт мастеры, «Фикердәш» клубы җитәкчесе, «Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республикасы оешмасы» Балтач районының җирле иҗтимагый оешмасы рәисе, районыбызның "Мактаулы гражданы» Чулпан Габделхәй кызы Габделганиева да ил язмышы өчен җаваплылык тоеп тавышын бирде.
«Һәрберебезнең тавышы кадерле. Сайлау — ул безнең киләчәгебезне, районыбызның һәм илебезнең тотрыклылыгын сайлау мөмкинлеге. Мин үземнең гражданлык бурычымны үтәдем», — диде ул.
Нет комментариев