Шашлык пешерүчеләргә берничә киңәш
Файдалы киңәш

Шашлык пешерүчеләргә берничә киңәш

Маринадка яшел тәмләткечләр кушсагыз, кыздырыр алдыннан алырга кирәк

Тәҗрибәле шашлык пешерүчеләр маринадлаганда тоз салмый, аны азактан гына сибә. Тозлы маринадта озак яткан ит катылана.

Иткә суган тәме сеңсен өчен, аны вак итеп турап яки иттарткычтан чыгарып кушалар. Шампурда чиратлаштырыр өчен, боҗралап та турыйлар.

Ит белән кара һәм кызыл борыч, паприка, кориандр, лавр яфрагы, зира, әнис, рәйхан (базилик), шалфей яхшы яраша.

Мясо нужно замариновать в стеклянной или эмалированной посуде.

Итне пыяла яки эмаль савытта маринадларга кирәк.

Шампурга үсемлек мае белән майлап тезсәгез, маринадланган ит кисәкләре сусылрак булып пешә, кырыйлары янмый.

Учакның утын киметү өчен, гадәттә, су бөркиләр. Күмер өстенә тигез итеп тоз сибәргә генә кирәк. Ул кабат ялкынланмый, сүнми дә, кирәкле температураны гына тота.

1001 киңәш

 


шашлык

Нет комментариев