Балтачның 1090 һәм  1093 номерлы сайлау участокларына сайлаулар гөрли
Җәмгыять

Балтачның 1090 һәм 1093 номерлы сайлау участокларына сайлаулар гөрли

Участоклар матур җырлар, дәртле көйләр белән үзенә тартып тора, илебезнең бәрәкәтле яшәеше өчен тавыш бирүләр дәвам итә

Балтач бистәсендә урнашкан 1090 һәм дә 1093 номерлы сайлау участокларына сайлаучылар иртән эшкә барышлый ук күпләп керделәр, күпләп тавыш бирделәр, әле дә җайлап киләләр, сайлауда актив катнашалар.

Участоклар матур җырлар, дәртле көйләр белән үзенә тартып тора, илебезнең бәрәкәтле яшәеше өчен тавыш бирүләр дәвам итә.

Үзәк китапханәдә урнашкан сайлау участогына тавыш бирергә килгән Фәния һәм Ильяс Гарәфетдиновлар гаиләсе кызлары Зөһрә белән “Бергә булыр вакыт” дигән беләзекләрне кулларына тагып, фотога төшеп, игелекле махсус акциядә катнашырга теләк белдерде, кем белә, бәлки уңыш та елмаеп куяр әле Балтач бистәсенең әлеге уңган гаиләсенә.


Нет комментариев