Балтач хастаханәсе хезмәткәрләре «Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасына» кертелде
Сәламәтлек

Балтач хастаханәсе хезмәткәрләре «Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасына» кертелде

Коллективның җиде хезмәткәре Мактау тактасы таныклыкларына ия булды

Балтач үзәк хастаханәсенең җиде хезмәткәре «Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасына» кертелде.

Йосыпов Альфир Рифхәт улы, Зарипов Наил Камил улы, Гарифуллина Резеда Рәхимулла кызы, Валиева Римма Сагделислам кызы, Шакирова Гөлсем Вазыйх кызы, Игнатьева Гөлнур Альнур кызы, Әүхадиева Фания Гобәйдулла кызына тантаналы шартларда Мактау тактасы таныклыклары тапшырылды.

Бу югары бүләк — аларның республика сәламәтлек саклау системасын үстерүгә, социаль һәм мәдәни тормышны яхшыртуга керткән саллы өлешен тану. 


электрон мактау тактасы

Нет комментариев