Галимуллиннар гаиләсе никахларын теркәгәннән соң ук илнең киләчәге өчен тавыш бирде
Көн темасы

Галимуллиннар гаиләсе никахларын теркәгәннән соң ук илнең киләчәге өчен тавыш бирде

ЗАГС хезмәткәрләре һәм сайлау комиссиясе әгъзалары яңа өйләнешүчеләрне икеләтә бәйрәм белән котладылар

2026 елның 18 сентябре Айнур Галимуллин һәм Динара Нәбиева өчен икеләтә әһәмиятле булды. Балтач муниципаль районының ЗАГС бүлегендә алар рәсми рәвештә союзларын ныгыттылар, ә инде бераздан, Россиянең тулы хокуклы гражданнары буларак, гражданлык бурычларын үтәделәр. Язылышу тантанасыннан яшь пар IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның беренче көнендә үз тавышларын бирү өчен 1093 нче сайлау участогына юл тотты.

ЗАГС хезмәткәрләре һәм сайлау комиссиясе әгъзалары яңа өйләнешүчеләрне икеләтә бәйрәм белән котладылар, аларга ныклы гаилә бәхете, мәхәббәт һәм гармония теләделәр.

Һәр яңа гаилә – ул безнең зур илебезнең бер өлеше генә түгел, ә аның ышанычлы таянычы, көчле киләчәкнең нигезе дә!


Нет комментариев