Татарстанда 2022-2025 елларда программа кысаларында 274 кече торак пунктта база станцияләре урнаштырылган
«Дәүләт хезмәтләре» порталында кече торак пунктларда база станцияләрен урнаштыруга тавыш бирү бара. Халык 100дән 1000гә кадәр кеше яшәгән кайсы торак пунктларда 2027 елда кәрәзле элемтә база станцияләре барлыкка киләчәген билгеләргә тиеш булачак. Тавыш бирү «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтне цифрлы трансформацияләү» илкүләм проектының «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» федераль проекты кысаларында бара. 2026 елның 8 ноябренә кадәр тавыш биреп була. Бу хакта Татарстанның Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.
Әлеге проект ярдәмендә яшәү урынына бәйсез рәвештә һәр кеше цифрлы сервислар куллана, онлайн укый һәм теләсә кайсы вакытта якыннары белән элемтәдә кала ала.
«Тавыш бирү йомгаклары буенча Россия Цифрлы үсеш министрлыгы мобиль интернет беренче чиратта барлыкка киләчәк авыллар исемлеген төзи. Безнең халык Бөтенроссия тавыш бирүендә катнашып, үз районнарының үсешен билгеләде инде. Узган тавыш бирү нәтиҗәләре буенча без «Ростелеком» һәм «Т2» компанияләре белән берлектә республиканың 79 авылында база станцияләре урнаштырдык. Эшләрнең иң зур күләмен Балтач, Әгерҗе һәм Кукмара районнарында алып барабыз», – дип сөйләде Татарстанның Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Илья Начвин.
2021 елдан бирле федераль программа кысаларында мобиль интернет бөтен ил буенча 6 800 кече торак пунктларда барлыкка килгән инде. Татарстанда 2022-2025 елларда программа кысаларында 274 кече торак пунктта база станцияләре урнаштырылган.
Тавыш бирүдә Россиянең балигъ булган гражданнары катнаша ала. Үзегез рәсми теркәлгән төбәктәге торак пункт өчен, мәсәлән, туганнарыгыз яки дусларыгыз яшәгән бистә яки авыл өчен тавыш биреп була.
Ике ысул белән тавыш бирергә була:
«Дәүләт хезмәтләре» порталында онлайн рәвештә. Моның өчен расланган хисап язмасы кирәк.
- Сылтама аша узыгыз һәм үзегезнең хисап язмасына керегез.
- Шәхси кабинетта теркәлү адресы күрсәтелгән булырга тиеш. Әгәр юк икән, система бу мәгълүматларны тутырырга тәкъдим итә.
- Мобиль интернет барлыкка килергә тиеш торак пунктны эзләү юлына языгыз.
- Торак пунктны сайлагыз һәм «Әйе» төймәсенә басыгыз.
- Сезнең тавыш исәпкә алыначак. Тавыш бирүне сайтта күзәтергә була.
Россия Цифрлы үсеш министрлыгына хат юллап була.
Адрес: 123112, Мәскәү шәһәре, Пресненская наб., д.10, стр.2.
Хатта исем-фамилиягезне, даими теркәлү адресын һәм мобиль интернет кирәк булган торак пунктны язарга кирәк. мондый хатны берьюлы берничә кеше имзалый ала, һәр кешенең тавышы исәпкә алыначак.
Татар-информ
Нет комментариев