Балтач бистәсендә яшәүче Равилә апа Зарипова мендәрләр тегүен дәвам итә.
Җәмгыять

Балтач бистәсендә яшәүче Равилә апа Зарипова мендәрләр тегүен дәвам итә.

Балтач районында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә көчләреннән килгәнчә һәрьяклап булышырга тырыша

Равилә Зарипова мендәрләрне госпитальләргә тегә, андагылар белән аралашып тора, төрле формадагы мендәрләр яралы ватандашларыбыз өчен зур ярдәм.

Эшне эшләп була чималы җитсә, әлбәттә. Равилә апа улы Рамил (Кетл) һәлак булганнан бирле тегә инде ул мендәрләрне, Рамил батырның һәлак булуына бер ел булды, ана кеше һаман да улым истәлегенә, дип кисә дә тегә, кисә дә тегә. Ана йөрәге төпсез диңгез бит ул, аны күрер бары мәрхүм баласының рухы һәм ул мәгълүм булыр бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә, эчтән янганнарны һич аңламас беркем дә. Туктыйм дисә дә туктый алмас инде Равилә апа, чөнки әле афәт бетмәгән, госпитальдән дә сораулар гел булып тора, ихтыяҗ белән бергә Рәхмәт хатлары да килә, и куана инде Равилә апа шул хатларга, улымның рухы шат булсын, дип тагын тегәргә утыра.

— Чималга тилмергәнем юк, — ди ул. — Баштарак мендәр тышлары, синтепоннарны үзем сатып алдым. Аннан соң миңа бик күп пенсионерлар каз мамыклары, тукымалар китерде, хәтта сандыкларында яткан өр-яңа материаллар китерүчеләр дә булды. Бергә эшләгән иптәшләрем булышты. Күршеләрем гаять күп тәрәзә пәрдәләре (шторалар) бирде. «Солдатларга мендәр тегүче Равиләгә бирерсез» дип, базарда калдырып китүчеләр дә бар. Гөлнур Сабирова тукыманы рулоны-төргәге белән китерде.

Равиля Зарипова шьет подушки для госпиталей

Менә бүгенге көндә тагын мең ярымнан артык мендәр тегелде, госпитальдән җибәргән видеоларны күрсәгез икән сез, шулкадәр рәхәт күңелгә, улымнан килгән кебек. Чималга тукыма бирүчеләрнең күбесе үзләрен белгертергә теләми, әмма мин барыбер дә берничәсен санап үтәм әле. Кадрия Рәхмәтуллина менә күп итеп каз мамыгы тапшырды. Нурия Ибраһимова, Гөлнур Сабирова, Сәйдәбану Шәйхетдинова, Гөлназ Карипова, Людмила Хәлиуллина, Әминә Гыйльметдинова госпитальдә дәваланучы егетләргә чын йөрәктән, ихлас күңелдән үз өлешләрен кертәләр.

Балтач районында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы ватандашларыбызга көчләреннән килгәнчә һәрьяклап булышырга тырыша, ярдәм кулы сузучыларның барысына да зур рәхмәт!


Равилә Зарипова

Нет комментариев