Балтач мәктәбе командасы «Алга яшь армиячеләр» хәрби-спорт уенының зона этабында катнашты
Мәгариф

Балтач мәктәбе командасы «Алга яшь армиячеләр» хәрби-спорт уенының зона этабында катнашты

Стройга әзерлек конкурсында безнекеләр өченче урынны яулады

«Патриот» үзәгендә «Алга яшь армиячеләр» хәрби-спорт уенының зона этабы уңышлы узды. Бу ярышлар җанлы көрәш, көч һәм осталыкны сынау мөмкинлеге бирде. Ярышларда катнашкан командалар арасында Балтач урта мәктәбе командасы да бар иде.

Стройга әзерлек конкурсында безнекеләр өченче урынны яулады, бу – зур нәтиҗә һәм командабызның тырышлыгының күрсәткече. Котлыйбыз! Әлеге уңышлар киләчәктә дә яңа биеклекләр яулау юлында стимул булсын. Барлык катнашучыларга уңышлар, алга таба да зур җиңүләр телибез!


яшь армияче

Нет комментариев