Бүгенге көн аларның гаиләсе өчен матур вакыйгалар белән истәлекле
Районыбыз башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин тормыш иптәше Фәния ханым белән бергәләп 1088 нче сайлау участогында гражданлык бурычларын үтәделәр.
Бүгенге көн аларның гаиләсе өчен матур вакыйгалар белән истәлекле. Беренчесе — илебез язмышын билгеләү , сайлауларда актив катнашу булса, икенчесе — тугрылык һәм мәхәббәт бәйрәме. Бүген ныклы, күпләргә үрнәк булырдай Нотфуллиннар гаиләсе Рубин туйларын — 40 еллык матур гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтә!
Рубин кебек, аларның мөнәсәбәтләре дә алмаздан калышмаган ныклыкка ия: ул вакыт белән генә сыналмый, ә тормыш сынауларында чарлана һәм ныгый. Бу — чын мәхәббәт һәм хөрмәтнең матур нәтиҗәсе.
Барлык балтачлылар исеменнән чын күңелдән тәбриклибез һәм ныклы сәламәтлек, тигез тормыш, гаилә бәхете һәм районыбыз үсеше хакына яңадан-яңа уңышлар телибез!
Нет комментариев