Бүген Чутай авылында матур тантана узды
Бүген Чутай авылында матур тантана - биредә туып-үскән, күркәм хезмәтләре белән данланган, Бөек Ватан сугышы ветераны, Габдулла Тукай премиясе лауреты Харис хәзрәт Салихҗан белән очрашу кичәсе. Чутай егете яраткан гармун моңнары, хөрмәт иткән авылдашлары, якташы - тамырлары шушы авылдан булган мәшһүр шәхес, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, якыннары, дуслары күркәм, яңа, мәһабәт мәдәният йортына җыелды. Кичәне районның мәдәният хезмәтләре, район үзәк китапханәсе әзерләгән.
Нет комментариев