Гөлсем 2023 елда Балтачта туган тәүге сабый. Котлыйбыз! (фото)
Көн темасы

Гөлсем 2023 елда Балтачта туган тәүге сабый. Котлыйбыз! (фото)

9 гыйнвар көнне Балтач районы ЗАГС бүлегендә бала туу турында беренче акт язуы рәсмиләштерелде.

Түнтәр авылында гомер итүче Илсөяр һәм Айзат Ибраһимовлар гаиләсендә 2 гыйнвар көнне беренче сабыйлары дөньяга аваз салды. Балага матур, мәгънәле Гөлсем исеме кушканнар.

 


сабый

Нет комментариев