Яңа ел ялларында Балтачта сәламәтлек саклау оешмалары ничек эшли?
Көн темасы

Яңа ел ялларында Балтачта сәламәтлек саклау оешмалары ничек эшли?

Яңа ел ялларында сәламәтлек саклау оешмаларының (үзәк хастаханә, табиблык амбулаториялары, теш дәвалау бүлеге, фельдшер-акушерлык пунктлары) эш тәртибе:

31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Яңа ел яллары – бәйрәм көннәре булганга күрә планлы рәвештә медицина ярдәме күрсәтелми.

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү һәм вакытлыча эшкә яраксыз булган авырулар өчен (больничный) үзәк хастаханә поликлиникасында:

31 декабрь 2022 ел 8.00дән 12.00 сәгатькә кадәр (дежур белгечләр: терапевт, хирург, педиатр).

3 гыйнвар 2023 ел – 8.00дән 12.00 сәгатькә кадәр (дежур белгечләр: терапевт, хирург, педиатр, невролог, гинеколог);

6 гыйнвар 2023 ел – 8.00дән 12.00 сәгатькә кадәр (дежур белгечләр: терапевт, хирург, педиатр, невролог, гинеколог).

Калган көннәрдә үзәк хастаханәнең кабул итү бүлегендә дежур табиб эшли. Табиблык амбулаторияларында, теш дәвалау бүлегендә дә дежур белгечләр әлеге график буенча эшлиләр.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев