Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Коррупция рухи-әхлакый проблемага әйләнә бара

Белгәнегезчә, безнең илнең бүгенге көндә сәясәтенең аерым бер юнәлеше булып коррупциягә каршы көрәш тора. Коррупция торган саен җәмгыятебезнең рухи-әхлакый проблемасына әйләнә бара. Безнең җирлектә коррупциягә каршы көрәш "Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының 2015 - 2020 еллар өчен коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру турында " муниципаль программасы нигезендә алып барыла. Әлеге...

Белгәнегезчә, безнең илнең бүгенге көндә сәясәтенең аерым бер юнәлеше булып коррупциягә каршы көрәш тора. Коррупция торган саен җәмгыятебезнең рухи-әхлакый проблемасына әйләнә бара. Безнең җирлектә коррупциягә каршы көрәш "Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының 2015 - 2020 еллар өчен коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру турында " муниципаль программасы нигезендә алып барыла.
Әлеге программа 2014 нче елның 13 нче ноябрендә Балтач район башкарма комитетының 347нче номерлы карары белән расланды. Программа районда хокукый, икътисадый, мәгариф, тәрбияви, оештыру чараларына юнәлдерелгән һәм башка мөмкинлекләрне килештереп куллануны тәэмин итә торган комплекслы алымнан гыйбарәт. Программаның үтәлеше районның Коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе контролендә тора.
Бүгенге көндә безнең җирлектә коррупциягә каршы көрәш буенча норматив хокукый актларның тулы бер пакеты формалаштырылган һәм алар белән район сайтының «Коррупциягә каршы көрәш» дигән бүлегендә таныша аласыз.
Коррупциягә каршы көрәшнең аерым бер профилактик чарасы буларак, барлык дәрәҗәдәге хокукый акт проектларына мәҗбүри тәртиптә коррупциягә каршы экспертиза үткәрелә. Агымдагы елда район Советы һәм район башкарма комитеты белгечләре тарафыннан, барлыгы 310 хокукый акт проектына коррупцион факторларны булдырмау ягыннан экспертиза үткәрелде.
Халык телендэ коррупцион хокук бозулар куп очракта дәүләт органнарында эшләүчеләрдә дигән фикер киң таралган. Шуны исәпкә алып, программаның аерым бер бүлеге кадрлар хезмәтенең коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча җаваплы хезмәткәрләр эшчәнлеген яктыртып баруны күздә тота.
2012 нче елдан башлап барлык жирле узидарә органарында эшләүче мунииципаль хезмәткәрләр өчен коррупциягә каршы юнәлдеререлгән законнарны җентекләп өйрәнүгә, район югарылыгында кабул ителгән хокукый актлар белән танышуга багышланган укулар үткәрелә. Укулар барышында хезмәткәрләрнең белемнәрен тикшерү максатында, тестлар үткәрелә. Алар, үз чиратында, хезмәткәрләрнең бу юнәлештә белем дәрәҗәләрен Һәм эшчәнлеген заман таләпләре югарылыгында бәяләүгә мөмкинлек бирә.
Агымдагы елда Коррупциягә каршы көрәш турындагы федераль, республика законнары, муниципаль хокукый актлар таләпләре нигезендә, муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль хезмэт вазифаларын биләүче затлар, депутатлар үзләренең 2015 елдагы керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматлар бирделәр. Барлыгы 268 кеше.
Кадрлар хезмәтенең коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча җаваплы хезмәткәрләре тарафыннан, керемнәр, чыгымнар, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүматлар бирү вакыты тәмамлануга аларның тулылыгы һәм дөреслеге тикшерелде. Ягъни, 2016 нчы елда 64 муниципаль хезмәткәр, 20 муниципаль хезмәт вазифаларын биләүче затлар һәм 4 муниципаль учреждение житәкчесенә карата шундый тикшерүләр үткәрелде. Бу эш һәрбер хезмәткәр буенча салым инспекциясенә, Росреестр бүлегенә, дәүләт автоинспекциясенә сорап алулар жибәрелеп эшләнде. Килгән мәгълүматлар чагыштырып өйрәнелде. 21 хезмәткәрнең керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматлары тулы һәм дөрес бирелмәгәне ачыкланды. Тикшерү материаллары Муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясендә каралды.
Әлеге комиссия районда 2010нчы елдан ук эшләп килә. Барлык үзгәрешләрне исәпкә алып, бүгенге көндә комиссия составында 13 кеше тора. Комиссия үз эшчәнлеген быел гына яңартылган Нигезләмә һәм еллык эш планы нигезендә алып бара. 2016 нчы елда Комиссия тарафыннан 11 утырыш уздырылды һәм 43 материал каралды. Муниципаль хезмәткәр булган 15 кешенең һәркайсының эш бирүчесенә аларга дисциплинар чара күрергә тәкъдим ителде, ә 6 авыл җирлеге башлыкларына чара күрүне тәкъдим итеп, район башлыгына хат юлланды.
Жирле узидарәдә эшләүче хезмәткәрләрнең керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүматлар тикшерелеп, хаталар табылган булуы ачыклангач, районның Коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең 29 ноябрендә үткән утырышында муниципаль учреждение җитәкчеләренең дә керемнәре һәм чыгымнары турында биргән мәгълүматләрен тикшерергә кирәклегенә басым ясалды.
Коррупцион хокук бозулар җир һәм мөлкәт белән бәйле алыш-бирешләрдә күп очрагач, бу проблема районның Коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясендә аерым контрольдә тора. Комиссиянең карары нигезендә, агымдагы елда Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы белән берлектә, Балтач шәһәр җирлегендә, Норма авыл җирлегендә арендага бирелгән җирләргә анализ ясалды.
Бүгенге көнгә Балтач җирлегендә аренда срогы чыккан 75 җир участогы бар. Әлегә барысында да булып чыга алмадык.
Ләкин Балтачның Хәләл ягы микрорайонында йөреп, 77 җир участогы тикшерелде, шулар арасында аренда срогы чыккан 12 җир участогы һәм шуларның 4 се буш җирләр, ягъни бернинди дә төзелеш эше алып алып барылмаган. Калган 8ендә фундаментлар эшли башлаганнар, стеналары булганнары да бар. Моннан тыш, Хәләл ягы микрорайонында сроклары чыгып бетмәгән, әмма бүгенге көндә төзелеш алып бармаган яңадан 12 җир участогы бар.
Норма авыл җирлеге буенча срогы чыккан 42 җир участогы, шуларның 22- сендә фундамент, я исә йорт тора. Без йөреп чыкканнан соң, төзелеп бетмәгән объектлары булган җир участоклары вәкилләре аларны рәсмиләштерү өстендэ эшли башлады. Калган 20 кешегә 3 айдан соң арендага бирелү турындагы шартнамә берьяклы тәртиптә өзеләсе турында кисәтү җибәрелде.
Гомумән, арендага бирелгән җир участокларының аренда түләүләренә һәрдаим анализ ясала, контрольдә тора. 1 нче декабрьгә 849 мең сум бурыч бар. Барлык арендаторларга дәгъва кәгазьләре Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы тарафыннан җибәрелде.
Күп кенә коррупцион хокук бозулар җирне рәсмиләштергәндэ хуҗалык китапларыннан ялган чыгарма (выписка) алу белән бәйле булганга, районда авыл җирлекләре башлыклары тарафыннан бирелә торган выписка Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе һәм минем тарафтан килешү нигезендә генә бирергә дигән килешү төзелде. Быел барлыгы 40 выписка алырга дип рөхсәт белән килделәр, шуларның 10 на кул куелмады. Төп сәбәп - җир кишәрлекләренең күләме туры килмәү.
Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру максатыннан, районның Коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе район бюджет акчаларын максатчан, рациональ тотуны контрольдә тота. 2016 нче елда гына да Балтач район контроль-хисап палатасы тарафыннан Балтач шәһәр җирлегендә, Яңгул, Урта Көшкәт, Смәел авыл җирлекләрендә, мәктәптән тыш эшләр үзәгендә, Балтачтагы 1нче номерлы балалар бакчасында, район мәгариф идарәсендә, Норма урта мәктәбендә контроль-тикшерү чаралары үткәрелде.
Тикшерүләр нигезендә ачыкланган төп җитешсезлекләр:
• бухгалтерлык исәбе буенча норматив-хокукый актларның
төгәл үтәлмәве;
• муниципаль милекне вакытында исәпкә алып, аның белән
дөрес һәм нәтиҗәле идарә итүдәге җитешсезлекләр;
• "дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр
һәм хезмәтләр сатып алу өчен контракт системасы турында"гы 44-ФЗ номерлы федераль канунны куллану буенча җитешсезлекләр.
Барлык тикшерү чаралары турында актлар район прокуратурасына җибәрелде.
Балтач муниципаль район финанс-бюджет палатасы тарафыннан эчке финанс контроль даими рәвештә бара, быел ул районның Коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышында тикшерелде һәм ул тулаем район газета битләрендә яктыртылды. Эшнең нәтижәсе шуны ассызыклый, күп очракта бюджет оешмалары җитәкчеләренең алдан чыгымнарын дөрес итеп исәпәләмәвен күрсәтә.
Быел бюджет оешмаларының эшчәнлеген системалы рәвештә максатчан контрольдә тоту кысаларында, район финанс- бюджет палатасы, контроль- хисап палатасы, казначейство житәкчелегендә ведомство буйсынуындагы оешмадагы 30 бухгалтерга, авыл жирлекләрендэ эшләүче 16 бухгалтерга 29 нчы июнь көнне аттестация үткәрде. Монда аларның гамәлдәге финанс-бюджет өлкәсендәге законнарны, нигезләмәләрне, финанс нормаларны белүе бәяләнде. Нәтиҗәләре буенча 24 хисапчы тулаем аттестация үтте, 21 нә квалификацияләрен күтәрергә һәм бер хисапчыга башка эшкә күчергә тәкъдим ителде.
Сүз дә юк! Коррупциягә илтә торган гамәлләрдән саклану өчен хезмәткәрләр хокук бозуларның формалары, төрләре турында хәбәрдар булырга, закон таләпләрен яхшы белергә тиешләр. Моның өчен районның рәсми сайтын файдалану бик кулай, анда бар материал да урнаштырылган. Районда барган бар эшчәнлек аерым яктыртыла. Шул ук сайтта Балтач муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш буенча «Ышаныч» телефоннары күрсәтелгән, әлеге телефоннарга шалтырату мөмкинлеге тудырылган.
Район үзәк хастаханә бинасына, үзәк универмагның, район башкарма комитетының беренче катына халык мөрәҗәгатьләре өчен әрҗәләр урнаштырылды. Барлыгы халыктан 6 мөрәҗәгать, «Ышаныч» телефоны аша 7 шалтырату теркәлеп, тикшереп өйрәнелде.
Район җирлегендә гражданнарга муниципаль хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләү максатыннан, җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге тикшерелде. Әлеге сораштыруда 148 кеше катнашты. Шунын 85 проөенты канәгатьләнерлек дип җавап бирде. Документлар тутыру өчен җитәрлек өстәл булмау, яктылык һәм урындыклар житмәү калган 15% халыкта канәгатьсезлек тудырды. (ЗАГС, Палата).
Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру кысаларында район җирлегендә күп кенә профилактик чаралар үткәрелә.
"Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм аларның эшчәнлегенә ярдәм итү масатыннан үткәрелгән очрашулар "Түгәрәк өстәл"түгәрәкме яисә эшмәкәрләрне кемнән якларга дигән мәкалә булып газета битләрендэ яктыртылып барыла.
Районыбызның мәдәният, яшьләр бүлеге, безнең җирлектә эшләүче социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре район халкы арасында коррупциячел мөнәсәбәтләргә тискәре караш тәрбияләү максатыннан түгәрәк өстәлләр, күргәзмәләр, төрле акцияләр үткәреп, халыкның уяулыгын ныгытуда сизелерлек өлеш кертәләр. Быел Коррупциягә каршы көрәш көннәре кысаларында үткәргән акцияләрдә үзебезнең район балалары рәсем конкурсларында җинеп чыккан рәсемнәр җыелмасыннан ясалган 2017 нче елга өстәл календарләре таратылды.
Китапханәләрдә «Коррупция- йогышлы чир» исемендә әңгәмәлэр үткәрелде, китап күргәзмәләре эшләнде.
Район мәктәпләрендә үткәрелә торган класс сәгатьләре, ачык дәресләр, конкурслар балаларда коррупция кебек тискәре күренешләргә дөрес караш тәрбияләүдә зур роль уйный. Менә быел да Казан Кремлендэ корупциягә каршы юнәлештәге бәйге жинүчеләре арасында безнең район вәкилләре дә бар иде. "Хезмәт" газетасы редакциясе "Басма материаллар циклы" номинациясендә дипломга лаек булды, гимназиянең 5 а сыйныфы укучысы Мәликә Кәлимуллина (җитәкчесе Лариса Максумовна) "Рәхмәт хаты" һәм кәрәзле телефон белән бүләкләнде.
Һичшиксез, коррупциягә каршы көрәш сәясәтен гамәлгә ашыру буенча йөкләнгэн вәкаләтләр Балтач район җирлегендә алдагы елда да дәвам итәсе. Моңа түбәндәгеләр керә:
бу җирле үзидарә органнары эшчәнлеген жәмгыять контролендә тотуны көчәйтү;
коррупциягә каршы тору буенча законнарнын утәлешен тормышка ашыруны оешмаларда тәэмин итү;
муниципаль хезмәткәрләрнең, муниципаль хезмәт вазифаларын биләүче затларның, муниципаль учреждение җитәкчеләренең керемнәрен һәм чыгымнарын контрольләү системасын ныгыту;
район башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура бүлеге белән берлектә рөхсәтсез төзелеш объектларын барлау максатыннан ревизия үткәрү;
коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә пропаганда эшен тагын да активлаштыру.
Ләкин җәмгыять һәм шәхес аңында үзгәрешсез коррупциягә каршы сәясәтне уңышлы үткәрергә мөмкин түгел. Һәр кеше башта җитди үзгәрешләрне үз-үзендә тоярга тиеш.
Шуңа күрә, без нидер үзгәртергә телибез икән, бу тормышта һәрберебезгә үзебездән башлау мөһим.
Ришвәтчелеккә каршы көрәш - һәркемнең намус эше. һәрберебезгә аны безнең җәмгыятебезне җимерү коралы икәнен аңларга гына кирәк. Чыгышымны укучыларыбызның иншаларында әйткән фикерләр белэн тәмамлыйсым килә:
"-Әйдәгез, апалар-абыйлар, бер-беребезнең күзенә туры карап, намуслы, гадел булып яшик. Шул чакта гына безнең җирлек тагын да байрак, тагын да матуррак булыр! Матур киләчәк - үзебезнең кулда!"
Энҗе Гарипова
район башлыгы ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250