Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Коррупциягә каршы эксперт төркем – безнең районда

Балтач муниципаль районы территориясендә,14-19 декабрь көннәрендә, коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру буенча практик ярдәм күрсәтү максатыннан, Республиканың коррупциягә каршы мәсьәләләре буенча эксперт төркеме эшләячәк.

Төркемнең эш барышы түбәндәге чаралардан гыйбарәт:
15 нче декабрьдә, сәгать 10да, район үзәк китапханәсенең уку залында (Балтач бистәсе, Ленин ур.,45) Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире урынбасары Артем Валерьевич Шәрәфетдинов район җирлеге эшкуарлары белән очрашу үткәрә.

18 декабрьдә, сәгать 11 дә, Балтач район башкарма комитетының кече утырышлар залында (Балтач бистәсе, Ленин ур.,42), Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.
Фото: http://ugrainform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250