10 декабрь 2015 яңалыклары
-
Хөрмәтле җитәкчебез Наил Рәүф улы Гыйләҗевның иң истәлекле гомер бәйрәме
Наил Рәүфович! Сезгә бүген 60 яшь! Ир-егетнең үткәннәргә карап исәп-хисап тоткан, яңа зур эшләргә җилкенгән чагы.
-
«Бәхет»кә бомба каян килгән
Бүген обедка кадәр Норма авылында урнашкан «Бәхет» кибетен эвакуацияләгәннәр. Полиция хезмәткәрләре һәм янгын сүндерүчеләр юлда хәрәкәтне ябып, кибеттәге бар халыкны читкә чыгарган.
-
“Ана капиталы”ннан 20 меңне алып калырга өлгер
Хәтерләсәгез, сайтыбызда "Ана капиталы"ның 20 мең сумын алырга мөмкин, дип язган идек инде. Тагын бер кат исегезгә төшерәбез, бер тапкыр бирелә торган әлеге акча 2015нче елның 31нче декабренә кадәр сертификатлы булган һәр гаиләгә дә бирелә.
-
Бөрбаш тагын шаккатырды
Бөрбаш авылында Габдрәфыйк Фәйзрахманов призына шахмат ярышлары узды.
-
Таяныч булырлык иптәш, хезмәттәш Наил Гыйләҗевның 10 декабрь көнне күркәм юбилее
Балтач районында гомер кичерүче абруйлы җитәкче, туры сүзле, нык фикерле, ышанычлы, таяныч булырлык иптәш, хезмәттәш Наил Гыйләҗевның 10 декабрь көнне күркәм юбилее!
-
Коррупцияне үзебез китереп чыгарабыз тугелме (фото)
Коррупция һәм ришвәт бирү мәсьәләләре илебезнеӊ, җәмгыятебезнеӊ иҗтимагый үсеш юлында еш кына бәхәсләр китереп чыгара. Кемгәдер ришвәт бирү яисә алу, законсыз хезмәт күрсәтү һәр ике якныӊ да бу өлкәдә кирәкле нәтиҗәгә омтылуыннан торганы һәркемгә ачык.
-
Пенсиягә чыккач та укыйсы
Компьютерда эшләргә өйрәнергә теләге булган пенсия яшендәге кешеләр, түләүсез курсларда уку өчен Пенсия фондына 2-53-79 номеры буенча шалтырата, шулай ук район ветераннар советына мөрәҗәгать итә ала. "Ак калфак" җәмгыяте. Фото: http://www.mordovmedia.ru
-
Иртә баштан «чәкәләшү» (фото)
Эш сәгате әле башланмаган иде, әмма бистәбездә эшкә ашыгуныӊ беренче «корбаннары» барлыкка да килгән.
-
Коррупциягә каршы эксперт төркем – безнең районда
Балтач муниципаль районы территориясендә,14-19 декабрь көннәрендә, коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру буенча практик ярдәм күрсәтү максатыннан, Республиканың коррупциягә каршы мәсьәләләре буенча эксперт төркеме эшләячәк.
-
Тимур Акчурин Балтачта халыкны кабул итә
11 декабрьдә, көндезге сәгать 2 дә, Балтач районы башкарма комитетының кече утырышлар залында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрының җир асты байлыкларыннан файдалану буенча урынбасары Тимур Марат улы Акчурин халыкны шәхси сораулар буенча кабул итә. Фото: http://www.elitat.ru
-
Яңа ел җитә, Кыш бабай күчтәнәчләрен балалар зарыгып көтә
Яңа елга санаулы көннәр калып бара, озакламый аркасына күчтәнәч тулы капчыгын асып Кыш бабай да килеп җитәр. Быел ул күчтәнәчсез килергә маташа икән, дигән имеш-мимешләр дә ишетелгәли.