Эш сәгате әле башланмаган иде, әмма бистәбездә эшкә ашыгуныӊ беренче «корбаннары» барлыкка да килгән.
Иртәнге якта, бистәнеӊ Чепья чатыннан Ленин урамыныӊ уӊ ягына борылып чыгу сират күпере кичү белән бер. Кемдер чыгып китәргә өлгерә, кемдер көтә, ә ашыкканнар авария ясый. Фотолардан күренгәнчә бу юлы арттагы шофер кызуырак булып чыккан күрәсеӊ.
Дәүләт инспекциясе хезмәткәрләрен дә озак көтеп тордылар. Бу очракта, бәлки, тәкъдим ителгәнчә барлык тәлапләрне үтәп, үзара схема төзеп үзләренә ЮХИДИ бүлегенә бару кулайрак булгандыр.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев