“Ана капиталы”ннан 20 меңне алып калырга өлгер
Төрлесе

“Ана капиталы”ннан 20 меңне алып калырга өлгер

Хәтерләсәгез, сайтыбызда "Ана капиталы"ның 20 мең сумын алырга мөмкин, дип язган идек инде. Тагын бер кат исегезгә төшерәбез, бер тапкыр бирелә торган әлеге акча 2015нче елның 31нче декабренә кадәр сертификатлы булган һәр гаиләгә дә бирелә.

Гаризаны 2016нчы елның 31нче мартына кадәр тапшырып өлгерергә генә кирәк. Әгәр дә ана капиталының күп өлеше файдаланылып, анда 20 мең сумнан азрак акча калган икән, гариза язган көнгә калган акча тулысынча түләнеп бетә. Бер тапкыр бирелә торган әлеге акчаны гаилә төрле ихтыяҗларда файдалана ала. Бу сумма гариза биргән вакыттан ике ай эчендә күрсәтелгән счетка күчерелә.

Әлеге юнәлеш буенча чират күп булу сәбәпле, район Пенсия фонды хезмәткәрләре алдан язылырга киңәш итә. Үзегез белән паспорт, счет реквизитлары турында банктан справка алып килү кирәк. Гариза биргәндә СНИЛС номеры, шулай ук сертификатның сериясе һәм номеры күрсәтелә.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев