Яңа елга санаулы көннәр калып бара, озакламый аркасына күчтәнәч тулы капчыгын асып Кыш бабай да килеп җитәр. Быел ул күчтәнәчсез килергә маташа икән, дигән имеш-мимешләр дә ишетелгәли.
Бу сүз чынбарлыкка туры килеп бетми, ничек инде Яңа ел кадәр Яңа елда балаларыбыз күчтәнәчсез калсын, ди. Аларга әти-әни алып биргәне түгел, нәкъ менә Кыш бабай белән Кар кызы алып килгәне кадерле бит. Барлык ясле-балалар бакчасы балаларына, 1 сыйныфтан башлап 4 сыйныф укучыларына үзәкләштерелгән тәртиптә елдагыча Яңа ел күчтәнәчләре өләшенәчәк.
Нет комментариев