Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бөрбаш тагын шаккатырды

Бөрбаш авылында Габдрәфыйк Фәйзрахманов призына шахмат ярышлары узды.

Үзе Соснада яшәсә дә, Балтачта хезмәт куючы ветераныбыз Габдрәфыйк Фәйзрахмановның ярышлар өчен Бөрбаш авылын сайлавы күпләрне аптырашта калдырды. Динле, намуслы халык яши биредә. Кунакны менә дигән итеп каршылый, озата беләләр. Аннары "ут" күршеләребез Кукмара, Саба, Мамадыш уенчыларына килү өчен менә дигән "юл уңае". Уен белән кызыксынучы балалар да бихисап авылда. Элеккеге Габделхак, Тәнвир абыйлар заманыннан килә торган традиция дәвам итә. Һәр көнне моңлы азан тавышы белән уянучы җирлектә ветераныбыз призларына узучы быелгы ярышлар үзенә күрә бер "рекорд "куйды. Моңарчы күрелмәгән хәл, шахмат уйнарга дип , 98 яшь шахматчы килгән. Аларны озатып йөрүче укытучылар, әти-әниләр, әби-бабайлар, хөкемдарлар белән барлыгы 130 дан артык кеше килгән. Рәхмәт, мәктәп директоры Гүзәл Галимулловнага. Килгән кунаклар белән аралашырга, аларны мәктәп белән таныштырырга да вакыт тапты.


Ярышларга килгән балаларны күрсәгез сез... Балтачтан Сәйдәш Камаловка, Солтан Сөләймановка, Шубаннан Кәрим Хәйруллинга әле 5 яшь кенә. Уйнаганнарын күрсәгез. "Абый, мин җиңдем", дип йөгерәләр дә киләләр яныма. Өметле балалар икәне әллә кайдан күренеп тора. Беренче адымнарын ясаган Сәйдәш, Солтанга Ландыш апалары махсус бүләкләр дә тапшырды.

Ярышларыбызның географиясе дә киңәгәннән-киңәя бара. Чын дәрәҗәле бәйгегә әверелде бу ярыш. 2000-2004, 2005 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында узган бу ярышларда беренчелек кукмаралылар кулында булды.

2000-2004 елгылар арасында беренчелекне Ирек Галиев белән Диана Гарәфетдинова бүлештеләр. Салавычтан Азат Хөрмәтуллин һәм Мамадыштан Алисә Хәмидуллина икенче булсалар, гимназиядән Тимерхан Әкбәров һәм Нормадан Ралина Хәмидуллина өченче булдылар. 2005 елда һәм аннан соңгы елларда туганнар арасында чемпион булып Данил Назаров һәм Полина Гареева танылдылар. Икенче урында Азат Мортазин /Кукмара/ һәм Линар Гатауллин /Норма/, өченчедә Булат Гафиуллин /гимназия/, Әлфия Гыйләҗева /Кукмара/.

Ярышларның иганәчесе Габдрәфыйк ага бөрбашлыларны аерым бүләкләде. Ул бүләкләргә уен нәтиҗәләре буенча Диана Бәзәгетдинова - Әмир Шакиров, Фирүзә Шакирова-Әмир Абдрахманов, Эльвина Галиуллина-Солтан Нурмөхәммәтов лаек булдылар.

Команда беренчелегендә Балтач спорт мәктәбе һәм Кукмара командаларына тиңнәр булмады. Икенче урынга Балтач гимназиясе һәм мәктәбе, өченче урынга Норма һәм Бөрбаш уенчылары лаек булды.

Быелгы ярышлардан тамашачылар да, уенчылар да "Рәхмәт Сезгә! Ходай Сезгә сәламәтлек бирсен дә, кабат Сездә очрашырга насыйп булсын!" дигән изге теләкләр белән таралыштылар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250