Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Хөрмәтле җитәкчебез Наил Рәүф улы Гыйләҗевның иң истәлекле гомер бәйрәме

Наил Рәүфович! Сезгә бүген 60 яшь! Ир-егетнең үткәннәргә карап исәп-хисап тоткан, яңа зур эшләргә җилкенгән чагы.

Сезне шушы олы юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз һәм бу истәлекле көндә бик күп җылы хисләр җиткерәсебез, чиксез изге теләкләр ирештерәсебез килә: олы бәхет, нык сәламәтлек, куанычлы озын гомер, тыныч, имин тормыш, эшегездә зур уңышлар телибез.

30 елдан артык Балтач районы «Агрохимсервис» ачык акционерлык җәмгыяте директоры булып эшләү дәверендә сез үзегезне тирән белемле оста оештыручы, таләпчән, игелекле, кешелекле, нык вәгъдәле шәхес итеп таныттыгыз.

Оешмабызның эшчәнлеге, зур хезмәт уңышлары - барысы да җитәкче буларак Сезнең иҗади, максатчан хезмәтегезнең нәтиҗәсе.

Хөрмәтле Наил Рәүф улы! Сезгә алдагы тормышыгызда сөекле тормыш иптәшегез Гөлсинә ханым белән тигезлектә куанычларыгызны бергә уртаклашып, тормыш ваклыкларын бергә кичереп, яшәүдән тәм табып, җан тынычлыгында, тән сихәтлегендә, йортыгызга иңгән мулыкка, бәрәкәткә сөенеп, ул-киленегезнең, кыз-киявегезнең, оныкларыгызның, якыннарыгызның ихтирамын тоеп, гаиләгездәге җылы халәткә җил-яңгыр тидерми яшәргә насыйп булсын!

Олы ихтирам белән «Балтач Агрохимсервис» коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250