Хезмәт

Инша-эссе "Без башка илләргә бармак төртеп күрсәтеп: "Аларда да коррупция әз түгел" димәскә, ә үзебезнең эчке проблемаларны хәл итә белергә тиеш" ( Д.А. Медведев)

Ришвәтчелеккә каршы көрәш, гомумән, коррупциянең тамырына балта чабу турында Д.А. Медведев президент булып сайланганның беренче көннәреннән үк сөйли башлаган иде. Ул : "Без башка илләргә бармак төртеп күрсәтеп: "Аларда да коррупция әз түгел" димәскә, ә үзебезнең эчке проблемаларны күрә белергә тиеш",- дигән. Әйе, аның фикере белән килешмичә һич мөмкин түгел....

Ришвәт, ришвәтчелек, коррупция... Бу сүзләрне кабат-кабат укыйм. Гади генә сүзләр кебек, ә уйлана башласаң, алар эчендә- бик күп җаннар, күп тормышлар... Бу сүз кемнеңдер тормышын яхшы якка, ә бәлки киресенчә, кире якка үзгәртергә мөмкин. Ришвәтчелек - безнең җәмгыятьнең яшәү рәвеше, язылмаган кануны ул. Мин бу иншаны язганда сүзлекләргә дә мөрәҗәгать иттем. Русча-татарча сүзлектә "Коррупция-ришвәт биреп сатып алу, кызыктыру" дигән, "Рус теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә коррупция "ришвәт алу, вазыйфаи затларның сатылуы"дип бирелә.

Коррупция, минемчә, иң беренче чиратта, кешенең җансыз, җәмгыятьнең әхлаксыз булуын аңлата. Акчасы күп булган кеше үзенең нәрсә эшләгәнен, нәрсә сөйләгәнен дә белми хәтта.Ул комсыз теләкләр колына әйләнә. Ришвәтчелек, минемчә, кешенең акылын, намусын җуя, юкка чыгара.

Безгә мәктәптә ришвәтчелек турында гел сөйлиләр, аңлаталар. Әдәбият дәресләрендә әхлаклылык, намуслылык, гаделлек, дөреслек кебек тәрбияви сыйфатларга ия булган әдәби әсәрләр укыйбыз. Мәсәлән журналист, язучы Дамир Гыйсметдиннең"Ришвәткә мәдхия" шигыре бар.
Ришвәт шайтан таягыдай чәчәк ата, Аркылыга-буйга,уңга-сулга арта, Усал карарларны уза урап кына-Чөнки көрәш әле бары "бумашкыда."
Мин шигырьдәге юллар белән тулысынча килешәм. Чөнки ришвәтчелеккә каршы көрәш күптән барса да, аны тамырдан юкка чыгару мөмкин түгел. Без аңыбыз белән аңлыйбыз, ләкин тормышта киресен күргәч, йөрәк әрни.

Ришвәт - игътибарлылыкны акча белән җаваплау билгесе ул. Кемдер елмаю белән алдыра, кемдер акча белән, кемдер... Бездә ришвәт бирмиләр, бездә аның белән рәхмәт белдерәләр. Аның белән безгә адым саен диярлек очрашып торырга туры килә. Ришвәтсез син хастаханәдән гади генә бер медицина белешмәсен дә ала алмыйсың. Авырып китеп, сырхауханәгә эләксәң, табибтан сиңа тиешле дәваны алуы да кыен. Без моны үзебез әле эшләмәсәк тә, әти-әниләребезнең сөйләвеннән ишетеп үсәбез. Шулай ук вакытлы матбугатта да бу темага бик күп мәкаләләр чыга. Бигрәк тә "Безнең гәҗит"тә мондый материалларга тап буласың.

Татарстанда, аеруча соңгы елларда коррупциягә каршы системалы көрәш алып барыла. 2005 елның апрелендә республика Президенты фәрманы белән коррупциягә каршы сәясәт стратегиясе расланган иде. Аннары Татарстан, Русиядә беренчеләрдән булып, «Коррупциягә каршы көрәш турында» закон да кабул итте. Ә инде 2011 елда Татарстан Президентының "Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе" булдырылды.

Ришвәт алып "эләккән", югары дәрәҗәләреннән, кәнәфиләреннән, кайбер очракларда ирекләреннән үк колак каккан кешеләрне мин кызганам. Барысын югалтулары өчен түгел. Ил күләмендә чәчәк аткан ришвәтчелекнең сайлап алынган санаулы корбаннарына, аңа каршы игълан ителгән көрәшнең күрсәтмәлелек очрагына әйләнүләре өчен кызганам. Бөтенесе шулай кылана, санаулы кешеләр генә җавап тота.

Ислам дине ришвәт бирүне һәм алуны катгый рәвештә тыя. Алучы, бирүче кебек үк, Аллаһы Тәгаләнең ләгънәтенә дучар була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд үзенең бер хәдисендә: "Ришвәт бирүчене һәм алучыны Аллап ләгънәт кылды", - дигән. Шушы хәдиснең икенче риваятендә: "...
Алар арасында булган арадашчыны да", - дип әйтелгән. Ришвәтче икенче берәүгә акча яки мал биреп, үзенә лаек булмаган әйберләргә ия була, ягъни гаделсезлек кыла. Аллаһның Рәсүле ришвәт алучыны да ләгънәт кыла, чөнки ул шәригатькә каршы гамәл башкара, Аллаһның рәхмәтеннән мәхрүм кала. Шуңа күрә Аллаһның газабын һәм ачуын булдырмас өчен, хак мөселманга шөбһәле нәрсәләрдән ераграк булырга, һәрвакыт һәм һәр урында гадел булырга тырышу лазем.

Ришвәт-тормышыбызны җимерүче, кемнәрнедер һәлакәткә алып килүче, көчсезләрне һәм акчасызларны җәберләүче имансыз әйбер. Аның белән илебезнең иминлегенә, кешеләрнең сәламәтлегенә куркыныч яный. Шуның өчен ришвәт бирүче дә, алучы да җәзага лаек. Куркыйк, качыйк. Аннан ерак булыйк.

Татар халкында "Байлык-бер айлык" дигән әйтем дә бар. Кеше үз гомерендә бер генә тапкыр булса да, кешелеклелек, намус, гаделлек кебек сыйфатлар турында да уйланырга тиеш, минемчә. Ришвәт алып кына рәхәт яшәп булмый бит. Бәлки, ул алган акчалар кешенең соңгы тиеннәредер. Шул турыда да истән чыгармыйча, үзең маңгай тире түгеп тапкан акчаңның кадерен белеп, яши дә белергә кирәктер ул.

Илебезнең киләчәге-бүгенгедә. Бүген безнең буын ничек тәрбияләнсә, алдагы тормыш шундый булачак. Ә мин илебезнең киләчәген дөрес һәм хак юлда итеп күрергә телим. Күңелләребез саф, калебебез чиста булсын, малларыбыз иман белән килсен иде. Яшәү шомландырмасын, куркытмасын. Илебезгә ришвәт хуҗа булмасын! Тормышта һәркем тигез хокуклы булсын. Ришвәткә күмелеп түгел, сәгадәт нурында коенып яшик. Безнең яшь буын бәлки, коррупцияне җиңәрбез дип уйлыйм.

Бик куркыныч әле,
Мондый хәлдә калгач дөньябыз.
Ә без әле бергәләшеп,
Коррупциягә нокта куярбыз!

Башкарды:
7нче сыйныф укучысы Зәйнуллин Нурсил Әмир улы,
Укытучы: Зәйнуллина Люция Гаптрәүф кызы.
Фото: ansar.ru

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: