Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Коррупцияне үзебез китереп чыгарабыз тугелме (фото)

Коррупция һәм ришвәт бирү мәсьәләләре илебезнеӊ, җәмгыятебезнеӊ иҗтимагый үсеш юлында еш кына бәхәсләр китереп чыгара. Кемгәдер ришвәт бирү яисә алу, законсыз хезмәт күрсәтү һәр ике якныӊ да бу өлкәдә кирәкле нәтиҗәгә омтылуыннан торганы һәркемгә ачык.

Кемдер бу юл белән үзенә яисә эшенә уӊайлылык, законнан тыш ярдәмгә өмет итсә, каршы як бу очракта җиӊел юл белән, хезмәт урыныннан файдаланып, законсыз баю юлына баса. Ә кайсыдыр бер як моны эшләмәсә, коррупция факты да булмый кала ала бит.

Менә шундый очрак әле бу елныӊ 4 август көнне Балтач бистәсендә була. Исерек хәлдә руль артына утырып, районныӊ бер авылыннан килгән шофер N. үзен туктаткан Дәүләт юл инспекциясе хезмәткәрләренә тоткарламасыннар өчен 4 меӊ сум акча «төртмәкче» була. Әмма полиция хезмәткәрләре, үзләренеӊ хезмәт вазифаларына тугры калып, мондый адымга бармыйлар. Нәтиҗәдә, шоферга карата җинаять эше ачыла. Бу эш судта каралып, руль артында «салып» йөрергә яратучы N.га суд карары белән 120 меӊ сум штраф салына, җитмәсә, моӊа кагыйдәләрдә каралган 30 меӊ сумны да өстәмә итеп түлисе булачак.

Бу очракта полиция хезмәткәрләре законсыз, әхлаксыз адымга барудан тыелып кала алганнар. Ә районыбызда хезмәт урыныннан файдаланып, нигезсез дәүләт ярдәмен алганнар ачыкланып тора. Карадуган, Салавыч авыл җирлеге хезмәткәрләре үзләренә ялган справка тутырып (кулда бит) бары ярдәмгә мохтаҗ булган гаиләләр өлешенә керәләр. Бу очракта җинаять эшләре кузгатылган.
Балтач муниципаль районының Коррупциягә каршы көрәшү эшен координацияләү комиссиясе утырышы барышында мондый тайгак юлга басучыларныӊ исемнәре еш яӊгырады. Яӊача атала башлаган комиссия (ул Балтач район башлыгы каршында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Советтан Балтач муниципаль районының коррупциягә каршы көрәшү эшен координацияләү комиссиясе дип үзгәртелде) утырышын яңа состав белән үткәрде.

Районда коррупцион җинаятьләрне ачыклау, булдырмау һәм кисәтү турында Арча районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Илназ Әхмәтҗанов, коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру турындагы законнарның үтәлеше буенча район прокуратурасының 2015 нче елдагы эшчәнлеген яктырткан Балтач район прокуроры Зефер Абитов чыгышлары конкрет факт һәм тулы анализ ясап, бу өлкәдә хәл кичекмәстән хәл ителергә тиешле мәсәләләрне яктыртты.

Комиссия утырышында алда кабул ителгән карарлар үтәлеше турында Балтач район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова игътибарны һәр өлкәдә конкрет эш кирәклегенә юнәлдерде. Утырышны алып барган район башлыгы Рамил Нотфуллин коррупцияне барлыкка китерә торган сәбәпләрне бетерү һәм аның чагылышына ярдәм итә торган шартларга каршы көрәшне ныгытырга, бу мәсьәләләрне тулаем матбугат битләрендә киӊрәк яктырту бурычын куйды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250