Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Наил Рәүф улына

Мин дә котлыйм әле туган көндә Гөнаһ булыр иде дәшмәсәм. Сезнең кебек олы шәхесләрне Каләм тотып сәламләмәсәм. Күп әйтелер бүген җылы сүзләр, Сый-нигъмәтләр бар да өстәлдә. Якын күрә Сезне Путин үзе Һәм Нургали улы Рөстәм дә. Кызыктырмый Сезне кәнәфиләр, Галәфиле биек тәхет тә. Җитәме соң туган туфрагыңнан Үзең эзләп тапкан...

Мин дә котлыйм әле туган көндә
Гөнаһ булыр иде дәшмәсәм.
Сезнең кебек олы шәхесләрне
Каләм тотып сәламләмәсәм.

Күп әйтелер бүген җылы сүзләр,
Сый-нигъмәтләр бар да өстәлдә.
Якын күрә Сезне Путин үзе
Һәм Нургали улы Рөстәм дә.

Кызыктырмый Сезне кәнәфиләр,
Галәфиле биек тәхет тә.
Җитәме соң туган туфрагыңнан
Үзең эзләп тапкан бәхеткә!

Табигатьнең сөйгән улыдыр Сез,
Хәер-фатыйхасын алгансыз.
Җир-Анабыз ашлы булсын диеп,
Йөрәк җылыгызны салгансыз.

Аралашкан кеше яхшы белә,
Туры сүзле, гадел икәнне.
Хөрмәтлисез, Ходай үзе күрә,
Намус белән хезмәт иткәнне.

Горурлыгың булды һәрчак Ришат,
Ләйсән өчен җаның сөенә.
Фәрештәләр затыннанмы әллә
Хәләл җефетегез Гөлсинә?!

Китап чыгардыгыз, җыры матур,
Рәхәт инде Яңгул халкына.
Тотынсагыз, алыштырасыз Сез
Тегермәннең иске ташын да!

Мин дус күрдем Сездә, рәхмәтлемен,
Күрешкәнгә ныклап кул биреп.
Ерак әле йөзгә, бары алга,
Ярты юлда булмый чигенеп!

Фидаил Хәйруллин,
Карадуган авылы.
10 декабрь, 2015 ел.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250