11 декабрь 2015 яңалыклары
-
“Азьлане”ны авылы белән укыйлар
Клейменова Татьяна Михаловна Урта Көшкәт почта бүлекчәсендә эшләп, Иске Көшкәт авылы халкына районыбызда удмурт телендә дөнья күрүче "Азьлане" газетасын тарата.
-
ТАЛИЯ ГАБДРАХМАН кызы КУМАЕВАның 11 декабрьдә 50 яшьлек юбилее
Чепья авылында яшәүче ТАЛИЯ ГАБДРАХМАН кызы КУМАЕВАның 11 декабрьдә 50 яшьлек юбилее.
-
Балтачның сөте дә, ите дә тәмле, ди Казан халкы
Иртәгә, 12 декабрьдә, балтачлылыр Казанга чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләренә барачак.
-
Балтачлылар 3нче тур җиңүчеләре
"КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы кысаларында 5-6 декабрьдә Питрәчтә узган Чемпионатның 3 этабы безнең район командасы өчен зур җиңү китерде.
-
Эш урыны бар, димәк, авыл яшәячәк
Иске Көшкәт авылына каләм тибрәтергә тәүге бару, шуңа да авыл хуҗалыгы объектларының кайсы- кая урнашканлыгын тәгаен генә белмим, фермага дип киттем дә, барып кердем амбарга.
-
Руфия “Закон территориясе” республикакүләм бәйгесендә кабаттан җиңүче
Әлеге минутларда редакциябезгә куанычлы хәбәр килеп иреште. Райондашыбыз Руфия Закирова "Закон территориясе" ("Территория закона") республика консурсы җиңүче булуы сөенече белән уртаклашты. Әле генә тантаналы чарадан чыгуын әйтте.
-
“Ак барс Мед” иминият компаниясе бинасында ни өчен чират? - дип зарлана халык
Редакциябезгә бу көннәрдә "Ак барс Мед" иминият компаниясе бинасындагы чиратка зарланып шалтыратулар еш булды. Без исә әлеге хәлгә ачыклык кертү максаты белән райондагы бүлекчә директоры Хаҗирә Хәкимуллинага мөрәҗәгать иттек.
-
Каш ясап, күз чыгару
Өченче көн инде «Хезмәт»ебез урнашкан бина янындагы канализация чокыры ачык килеш тора. Юл чистарта торган техника гаебе белән килеп чыккан әлеге эшнең ахыры кемнәр өчендер бик күңелсез тәмамланырга да мөмкин иде.
-
Батырларга мәңгелек дан!
9 декабрь - Геройлар көне. Әлеге бәйрәмне зурлап үткәрү районыбызда күркәм традициягә әверелеп бара. Бу көннәрдә чаралар Россия Герое, очучы Олег Исаев истәлегенә дә үтте.
-
Инсаф – “Каршылыкларны җиңеп – 2015” дип исемләнгән мөмкинлекләре чикле балалар өчен иҗат фестивале җиңүчесе (видео)
Салавыч авылыннан 14 яшьлек Инсаф Зарипов Башкорстанның Уфа шәһәрендә үткән гала-концертта катнашып кайтты.
-
Сингапур укулары Балтачта (фото)
Районыбызда укытучылар өчен Сингапур проекты кысаларындагы укулар дәвам итә. Бу атнада әлеге тренинглар Түнтәр, Арбор, Көшкәтбаш, Сәрдек укытучылары өчен булып узды.
-
Наил Рәүф улына
Мин дә котлыйм әле туган көндә Гөнаһ булыр иде дәшмәсәм. Сезнең кебек олы шәхесләрне Каләм тотып сәламләмәсәм. Күп әйтелер бүген җылы сүзләр, Сый-нигъмәтләр бар да өстәлдә. Якын күрә Сезне Путин үзе Һәм Нургали улы Рөстәм дә. Кызыктырмый Сезне кәнәфиләр, Галәфиле биек тәхет тә. Җитәме соң туган туфрагыңнан Үзең эзләп тапкан...
-
Карадуганның “Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил” музее тагын бер экспонатка баеды
Псков өлкәсендә барган бәрелешләрдә һәлак булган сугышчы Шәрифулла Кәлимуллинның эзтабарлар табып алган шәхси әйберләре Арча районының Носы авылында яшәүче бердәнбер туганы Наилә Әхмәтҗановага тапшырылган булган. Наилә ханым исә аларны Карадуганның "Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил" музеена тапшырды.