Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эш урыны бар, димәк, авыл яшәячәк

Иске Көшкәт авылына каләм тибрәтергә тәүге бару, шуңа да авыл хуҗалыгы объектларының кайсы- кая урнашканлыгын тәгаен генә белмим, фермага дип киттем дә, барып кердем амбарга.

Анда агроном яшь белгеч Филипов Андрей хезмәткәрләргә ашлык ваклаттыра, аны Яңгулдагы ферма сыерларына озаталар, чөнки биредә дуңгыз фермасы гына. Киттем гаражга, анда тимерче Николай абый белән ярдәмчесе Вениамин абый утта тимер кыздыра, язгы чәчүгә хәзерлек - тырмалар ремонтлыйлар. Әле ремонтлыйсы тырмалары хәйран өелеп тора.
Шулай урау юллар аша, ферма мөдирен эзләп, комплекска килеп җиттем. Килеп кенә җиттем, берәү тимер капканы борын төбеннән үк "шап" иттереп ябып куйды, африканская чума, кертергә ярамый, ди.
Ферма авыл башында, капкасы төбенә кадәр ачык... мин фәкыйрегез килгәч кенә карантин башланды, имеш... Кайдан икәнлегемне әйткәч, рәискә шалтыратты. Анысы, керә икән, полиция чакыртыгыз, диде. Берәр нинди кер эзләп йөри дип уйлагандыр инде, һич алай түгел, "Хезмәт" десанты әнә шулай, "десантниклар"ын кая тели, шунда калдыра да китә. Әйтеп килсәк, бар да әзер була, кызыгы калмый, ә болай гадәти, авыл ничек бар, шулай каршы ала... Безне бары тик кече авыл, аның кешеләре һәм яшәеше генә кызыксындыра. "Акула пера"лардан да шүрлиләрдер. Ә шулай да, ник кертмәделәр икән объектка, башка фермаларга рәхәтләнеп кереп була бит... күңелдә шик калды...

Үпкәләмәдем, антитеррор да бара, дөрес эшлисез, шулай кирәк, дип терлекчеләр йортына үттем. Район журналистын итагатьле итеп кенә кабул иткән кеше ферма мөдире Фәрит Шәрипович үзе булып чыкты. Озак еллар "Яңа тормыш" җәмгыятендә эшләгән, үткен, принципаль, яңгуллыларга хас җитди кеше. Аның һәрчак эше уң барды, бар да исәпләнгән, хәл ителгән булды. Эшләргә җайлы, төпле, ипле кеше. Лаеклы ялга чыккач та тик тотмыйлар, Иске Көшкәт фермасын җитәкләүне үзенә калдырганнар. Сүземне иң элек объектлар территориясенең чисталыгыннан башладым, кая карама, ял иткән, дим. Бактың исә, җәмгыять идарәсендәгеләр - икътисадчысы, бухгалтеры чисталыкны килеп тикшереп кенә тора икән, шуңа карап, өстәмә түлиләр, шапшак икән, акчаңны кисәләр булып чыга инде. Фәрит әфәнде үзе үк гаҗәеп матур гөлләр арасында эшли, чәчкәләрне җыештыручылары үстерә, тәрбияләп, шау чәчәктә тота - кып-кызыл бегонияләрдән күзне ала торган түгел. Кәеф чыганагы булып , балкып утыралар, күз тимәсен!

Комплекста барлыгы 26 кеше эшли, эш иртәнге алтыдан 10 сәгатькә кадәр, 10нан 13.00га , аннан кичке дүрткә кадәр итеп оештырылган. Аннан соң инде комплекс каравылчылар кулында.
"Гаҗәп, әмма күңелле һәм рәхәт,- ди Фәрит әфәнде. - Авылда яшьләр кала. Менә Маргарита Павлова Яңгулда "Ива -мебель"дә эшләгән җиреннән дуңгыз карауга күчте. Сергей Платонов, Иван Клейменов армиядән кайттылар да колхоз техникасына утырдылар. Хезмәт хакы вакытында бирелсә һәм әйбәт тә булса калалар менә, өйләнмәгән егетләр бит әле алар". Ферма "Яңа тормыш" җәмгыятенә карый, ә җәмгыять буенча уртача хезмәт хакы 18 мең сум икән. Бу хакта инде "Хезмәт" язды.

Иске Көшкәт дуңгыз фермасы терлекчеләре ай саен 250 баш дуңгыз симертеп сата , шул рәвешчә җәмгыять кассасына 2-3 миллион сум ярым акча кертә. Моны алар горурланып әйтә, чөнки җиң сызганып табышка эшлиләр, фермага яратып киләләр, инде лаеклы ялга чыкканнары да йөгерә-йөгерә эшләп йөри. Дөрес, объект эчендәге хезмәтне үз күзем белән күрү бәхетенә ирешмәдем, авырмы, анда җиңелме, әйтә алмыйм, әмма күрсәткечләренең әйбәтлегенә ышанам. Урам буйлап килгәндә, мал-туарга дип әзерләнгән, күпләп-рулонлап өелгән печән-саламны күреп, эшләре әйбәт барадыр җәмгыятьтәгеләрнең дигән уй башка килгән иде инде, чөнки бу кадәрле мая терлек күп асраган кешедә генә була, һәм аны бу хатле эшләгәнгә аш итеп җәмгыять кенә бирә. Бүгенге көндә дуңгызларны тере килеш уртача 1 килограммын 103-105 сумнан саталар, бәяләр дә үзгәреп тора, берара төшеп тилмерткән иде, кемгә нәрсә, кәҗәгә кәбестә, дигәндәй, чит илләрдән ит ризыклары кертү тыелса, эчтән генә куанып та куялар. Шулкадәрле тырыш хезмәт куйганнан соң эшеңнең бәрәкәтен дә күрәсе килә бит. Дуңгызлар фураларга төялеп, даими сатып алучылар - Кострома, Мари-Эл, Чувашия, Саратовка китә.

"Бүгенге көнгә 3795 баш дуңгыз бар", - ди ферма мөдире. Дуңгызлар, дуңгыз балалары арасында үлем очраклары бик аз, монда ветеринария табибы Искәндәр Батыршинның хезмәте мактауга лаек. Вера Щербакова, Людмила Раимова, Владилина Корнилова, Марина Данилова, Галина Клейменова, Татьяна Тарасова, Надежда Филиппова, Гита Павлова, Алексей Павлов, Галина Туктарова, Зоя Платонова, Иван Филиппов, Алексей Байгильдин, Николай Тарасов, Григорий Ускеев, Геннадий Филиппов, Мария Соловьева һ.б. һәм дә җитәкчеләре Фәрит Гарипов дуңгызчылык комплексын тулы куәткә эшләтүче көчле, абруйлы команда. Фермада гына эшләп калмыйлар, хуҗалыкларында да икешәр сыер, бозау асрыйлар, шуны саталар, йорт-җирләрен яңарталар, балаларын укыталар.

Удмурт дусларның хезмәт сөючәнлекләренә сокланмый мөмкин түгел, шушындый зур һәм дә гөрләп эшләгән җитештерү объекты булган авылга ничек инде яшәмәк кирәк. Шәхсән үземә Иске Көшкәтнең киләчәге бар һәм якты күренде.
Калган фотолар, әлеге материал исеме астында, биредә урнаштырылачак: http://www.baltaci.ru/tt/gallery.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250