Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Азьлане”ны авылы белән укыйлар

Клейменова Татьяна Михаловна Урта Көшкәт почта бүлекчәсендә эшләп, Иске Көшкәт авылы халкына районыбызда удмурт телендә дөнья күрүче "Азьлане" газетасын тарата.

Илле хуҗалыклы авылның кырык ике йортында да көтеп алынган кунак ул, чөнки ул хуҗалыкларда яшәүчеләрнең барысы да "Азьлане-Хезмәт"не алдырта, яратып укый. "Башка йортларга да килер иде, тик аларның күбесендә кеше яшәми шул, калганында күзләре начараю сәбәпле, газета-журналлар укый алмаучы өлкәннәр тора", ди ягымлы хат ташучы.

Мөлаем Татьяна почта хезмәтенә тәгаенләнеп килгән, мәктәпне тәмамлагач та, Казан почта элемтәсе техникумына укырга керә, шуңа да миңа үз хезмәтем бик ошый, аеруча газета-журналлар тарату күңелемә хуш килә, ди. Почта хезмәте хәзер элеккеге кебек хат таратуга гына кайтып калмый, вазыйфалары күп - бухгалтер-кассир өммәтендә айлык түләүләрнең дә исәп-хисабын дөрес алып барырга, кибетче кебек сатып та йөрергә, рекламалаучы кебек газета-журналларга да яздыртырга кирәк, кыскасы, план үтисе дә, план үтисе...
Хезмәтен яратып башкарганга күрә Татьяна һич кенә дә зарланмый. Рульдә үзе йөри, шул ягы белән дә эшен җиңел башкара. Тормыш иптәше белән Кирил исемле малай үстерәләр, уллары 6 сыйныфта укый. Кайнанана, кайнатага акыллы килен булып, бергә-бергә авыл күркенә әверелеп, тату яшиләр. Урта Көшкәт элемтә бүлекчәсе мөдире, 32 ел әлеге хезмәтне башкаручы Вероника Иванова белән инде менә биш ел буе килешеп эшлиләр. Алга таба да хезмәт юлларын шулай бәрәкәтле дәвам итүләрен телибез, "Хезмәт-Азьлане" газетасын таратуда башкарган күркәм хезмәтләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

Хөрмәтле почтальоннарыбыз,"Хезмәт"кә кем күпме яздырта, шул җиңүче була", дигән бәйге турында да онытмасагыз иде. 2014 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганды күбрәк абунәче туплый алганнарны җиңү белән бергә акчалата бүләк тә көтә.
Мөхтәрәм райондашларыбызның исә исләренә төшерәбез, 2015 елның яртыеллыгына язылу бәясе 549 сум, редакциягә килеп язылган очракта 325 сум, бу Балтач бистәсендә яшәүчеләр өчен уңайлы, чөнки газетаны редакциягә килеп аласы була. Өйгә китереп биргән "Хезмәт"нең бәһасе зур күренсә дә, кыйммәтчелек заманында кәгазь, буяу эше чималларның бәясе күтәрелгәндә, бу аңлашыла да. Ләкин, хөрмәтле укучым, син бер мәртәбә генә ул сумманы түлисең һәм атнасына ике мәртәбә рәхәтләнеп, почта әрҗәсеннән алып кына "Хезмәт" укыйсың. Шул хакта уйланыйк һәм санаулы гына калган көннәр эчендә тиз генә хезмәткә язылый куыйк.

Тагын бер яңалык - киләсе җомгада, ягъни 18 декабрь көнне почта бүлекчәсендә "Хезмәт"ебез "Абунәчеләр көне" үткәрә, бирегә килеп язылучыларны бүләк көтә. Иң кызыгы - Маймыл елына кагылышлы сюрприз!!! Банан дияр күбегез, алай түгел, килегез, күрегез, ни икәнен белегез!!! Балтач бистәсендә урнашкан почта бүлекчәсендә иртәнге сәгать 9дан көндезге сәгать 2 гә кадәр "Хезмәт- Азьлане" газеталарына яздыртырга көтеп калабыз. Бергә булдык, аерылмыйк, бергә калыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250