Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Инсаф – “Каршылыкларны җиңеп – 2015” дип исемләнгән мөмкинлекләре чикле балалар өчен иҗат фестивале җиңүчесе (видео)

Салавыч авылыннан 14 яшьлек Инсаф Зарипов Башкорстанның Уфа шәһәрендә үткән гала-концертта катнашып кайтты.

Агымдагы елның сентябрь, октябрь айларында Идел буе Федераль округы буенча, җиде регион катнашында "Каршылыкларны җиңеп - 2015" дип исемләнгән мөмкинлекләре чикле балалар өчен иҗат фестиваленең сайлап алу этабы үтте. Райондашыбыз, Салавыч авылыннан 14 яшьлек Инсаф Зарипов "Үзенчәлекле жанр" номинациясендә җиңү яулады һәм шушы көннәрдә ул Башкорстанның Уфа шәһәрендә үткән гала-концертта катнашты.
Инсафнң чыгышы тамашачыларны таң калдыра, аның зур осталык белән әбисе турындагы шигырь укуын залдагылар озак алкышлыйлар. Хәер, Инсаф кечкенәдән сәхнәләрдә нәфис сүз белән чыгыш ясап, тамашачы мәхәббәтен яулап килә. Әлеге фестивальдә зур уңышларга ирешүе исә җиңүләрнең иң олысы. Инсафны ихластан тәбрик итәбез, киләчәктә дә зур уңышлар телибез.

Видеоязма: https://vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250