Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Ак барс Мед” иминият компаниясе бинасында ни өчен чират? - дип зарлана халык

Редакциябезгә бу көннәрдә "Ак барс Мед" иминият компаниясе бинасындагы чиратка зарланып шалтыратулар еш булды. Без исә әлеге хәлгә ачыклык кертү максаты белән райондагы бүлекчә директоры Хаҗирә Хәкимуллинага мөрәҗәгать иттек.

- Көнгә 100дән артык кеше кабул итәбез. Бер кешегә хезмәт күрсәтүгә 15 минут каралган булса да, чират хасил итмәс өчен кыска срокларда сыйфатлы итеп аңлату эшләре алып барырга тырышабыз. Өлкәннәргә район үзәгенә кадәр килеп йөрү авыр булганлыктан авылларга да чыгабыз. Берничә хезмәткәрнең авылларда эшләве дә чират булуга сәбәп. Алдан язылып килгән очракта мондый чиратлар хасил да булмас иде. Төшке ялга кадәр алдан язылганнарны кабул итәбез, төшке ялдан соң нигездә бистәдә яшәүчеләр өчен хезмәт күрсәтелә. Безнең халыкка йөз белән борылып авылларга чыгып эшләвебезне райондашлар дөрес аңлап бетерми. "Полис алыштыру мәҗбүригә кала икән, шуңа да өйләргә үзләре киләләр" дигән фикерләр белдерәләр.
Райондашлар игътибарына шуны җиткерәсе килә: мәҗбүри дигән әйбер юк, һәр кеше үз җае белән килеп полисын алыштыра ала. Шулай ук 2016 елда полис алыштыру түләүлегә кала дигән сүзләр дә ачыклык кертеп үтәсем килә. Халык борчылмасын иде, әлеге хезмәт түләүле булмаячак. Чиратлар мәсәләсенә килгәндә, алдан язылып килгән очракта, алар бермә-бер кимер, бер-беребез белән аңлашылмаучанлыклар да килеп чыкмас иде".
Фото: http://www.kazved.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250