Руфия “Закон территориясе” республикакүләм бәйгесендә кабаттан җиңүче
Әлеге минутларда редакциябезгә куанычлы хәбәр килеп иреште. Райондашыбыз Руфия Закирова "Закон территориясе" ("Территория закона") республика консурсы җиңүче булуы сөенече белән уртаклашты. Әле генә тантаналы чарадан чыгуын әйтте.
"Закон территориясе" республика конкурсы ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы башлангычы белән ТР Министрлар Кабинеты теләктәшлегендә 2007 елдан бирле үткәрелә. Ул республикада җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә, яшь буынга хокукый тәрбия бирүгә, хокук бозуларны профилактикалауга лаеклы өлеш керткән муниципаль берәмлекләр башлыкларын, предприятиеләр, оешмалар, уку йортлары җитәкчеләрен һәм гади гражданнарны бүләкләү, аларның уңай тәҗрибәсен җәелдерүгә юнәлтелә.
Әлеге конкурс безнең район өчен дә зур җиңү алып килде. "Белем учреждениеләрендә укучылар арасында хокук бозуларны профилактикалауга керткән сизелерлек өлеше өчен" номинациясендә Балтач мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Закирова беренче урын яулады.Руфия Әдһәмовнаны әлеге олуг җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев