Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Каш ясап, күз чыгару

Өченче көн инде «Хезмәт»ебез урнашкан бина янындагы канализация чокыры ачык килеш тора. Юл чистарта торган техника гаебе белән килеп чыккан әлеге эшнең ахыры кемнәр өчендер бик күңелсез тәмамланырга да мөмкин иде.

Аның чокырына машина тәгәрмәче дә, кешеләр дә төшеп китәрлек. «МДСУ-1» оешмасы белән район күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы алга таба да мондый аңлашылмаучанлык килеп чыкмасын өчен канализация чокырлары булган җиргә берәр нинди билге кую буенча килешсәләр иде. Берәр бәла була калса бер-береңә сылтап йөртмәс өчен бик уңай булыр иде бу.

P.S. Тәүлектән артык беркемгә дә кирәк булмыйча яткан чокырны бүген үзенчә корамалап куйган булдылар, тик бәладән коткару өчен бу гына ярдәм итәрме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250