Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Карадуганның “Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил” музее тагын бер экспонатка баеды

Псков өлкәсендә барган бәрелешләрдә һәлак булган сугышчы Шәрифулла Кәлимуллинның эзтабарлар табып алган шәхси әйберләре Арча районының Носы авылында яшәүче бердәнбер туганы Наилә Әхмәтҗановага тапшырылган булган. Наилә ханым исә аларны Карадуганның "Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил" музеена тапшырды.

- Абыемның шәхси әйберләрен музейга килеп, үзем генә дә тапшырып китә ала идем. Әмма ул чакта аның әһәмияте ул кадәр зур булмас иде. Шуңа да сез - укучылар белән күзгә-күз очрашып, абыем Шәрифулла белән якыннанрак таныштырып, аның сугышчан батырлыгы турында сөйләүне үземә максат итеп алдым, - дип сүз башлады Наилә Әхмәтҗанова.

1915 елда Югары Кенә авылында туган Шәрифулла Кәлимуллин бик иртә әтисез кала. Шуңа да әнисе белән сеңлесе өчен зур терәк булып үсә. Кечкенәдән белемгә омтыла: кадимчә, латинча, татарча укый-яза белә торган була. Дүрт ел армия хезмәтен үтәп кайта. Озак та үтми сугыш башлана. Өлкән сержант Кәлимуллин Псков өлкәсенең Птахино биеклеген фашистлар һөҗүменнән саклаганда1943 елның 26 июнендә батырларча һәлак була.

Быелның июль аенда әлеге район территориясендә эзләүләр вакытында эзтабарлар совет солдаты калдыкларына юлыгалар.Табылган сугышчының кашыгына "Калимулин Шариф" дип сырлап язылган була. Россия Федерациясе Оборона министрлыгының үзәк архивында Псков өлкәсе Птахино калкулыгында булган бәрелешләрдә һәлак булучылар исемлеге бар. Табылган сөякләр һәм шәхси әйберләрнең (кашык, пычак, көзге, компас, бритва) Югары Кенә авылы кешесе Шәрифулла Кәлимуллинныкы булуы расланган.

Сугышчының шәхси әйберләрен Наилә апага Кукмара районы эзтабарлары алып кайтып тапшыра. Очрашуга алар да килгән иде.
- Без үзебез Новгород тирәсендәге сазлыклы урыннарда эзләнү эшләре алып барабыз. Урман эчендә палаткаларда яшибез. Шул тирәдәге авылларның өлкән кешеләре белән сөйләшәбез. Солдат гәүдәләрен табу безнең өчен зур куаныч, әмма аның кемлеген ачыклый алмау бик аяныч. Күп очракта бу шулай була. Биредә булып кайтканнан соң егетләрнең дөньяга карашлары үзгәрә, - ди Кукмара агрокөллиятенең "Кар десанты" эзтабарлар оешмасы җитәкчесе Ринат Шакиров.

Әлеге очрашудан соң чарада катнашкан һәркемнең дә дөньяга булган карашы төптән үзгәрде. Чара ахырында "Сугышта хәбәрсез югалган бабайларыбыз, авылдашларыбызның сугышчан данын туган якларга кайтаруда безнең әле бик күп эшләнәсе эшләребез бар икән" дигән фикерләр яңгырады.
Әлеге чараның фотолары биредә урнаштырылды: http://www.baltaci.ru/tt/gallery.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250