Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Савым кими

Терлекчелек фермаларында сыерларны тулысынча кышкы рацион белән ашатуга күчеп беттеләр. Бу күрсәткечләрдә дә чагыла.

21 октябрьдә «Труд» хуҗалыгы 2,5 тонна сөтне узган елгы шушы көндәгедән күбрәк сатты. «Дуслык»та ул - 9,7, «Татарстан»да - 9,3, «Алга»да 7,6 центнер булды. Ә шул ук вакытта Тимирязев исемендәге хуҗалык 1,2 тоннага кадәр чигенеш ясады. «Якты юл», «Игенче», «Активист» хуҗалыкларында да ул тоннага якын тәшкил итә.

Тулысынча кышкы рацион белән ашатуга күчеп бетсәләр дә, октябрь аенда кайбер хуҗалыкларда савым һаман кими. 21 октябрьдә ул район буенча ай башындагы дәрәҗәдән 3 тоннага ким булды. Түбәндә бу чигенешкә иң зур «өлеш» керткән хуҗалыкларны күрәсез (күрсәткечләр центнерларда).
Сосна 11,2
Яңа тормыш 7,7
Якты юл 7,7
Уңыш 7,5
Маяк 7,0

Хуҗалыкларның акча кеременең төп чыганагы булган сөт терлекчелегендәге мондый чигенешне берничек тә аклап булмый. Савым сыерлардан азыкны жәлләргә ярамый, силос, сенаж, фуражны җитәрлек кадәр бирергә кирәк. Әле кайбер хуҗалыкларда сыерларны кардаларда тездән пычракта тоту очраклары бар. Монысы инде бернинди тәнкыйтькә дә сыймый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250